Запаста торучы, хәрби хезмәт үткән гражданнар өлешчә мобилизацияләнергә тиеш. Сугышта катнашучыларга өстенлек бирелә. 35 яшькә кадәр - төп ресурс, 45 яшькә кадәр - сирәк белгечлекләр вәкилләре, я ирекле ярдәмчеләр, - дип билгеләп үтте Михаил Блажевич.
Әгәр кешегә сәламәтлеге мөмкинлек бирмәсә, нишләргә соң?
Бу процедура законнарда каралган. Әгәр повестка килгән булса, граждан, әйтик, авырый икән, мәсьәләне медицина комиссиясе хәл итә, ул сәламәтлеге буенча мәгълүматларны аныклый. Моннан тыш, социаль статус та үзгәрә: граждан күпбалалы әти, опекун була ала. Хәрби комиссариатка килгәч, сәламәтлек, гаилә статусы үзгәрешләре турында хәбәр итәргә кирәк. Сәламәтлек буенча тикшеренү узганнан соң, яраклылык категориясе үзгәрә.
Командировкадагыларга нәрсә эшләргә кирәк?
Әгәр дә кеше командировкада булса, повестка ул кире кайткач шәхсән үзенә китерелергә тиеш. Беркем дә отпуск яисә командировканы ашыгыч рәвештә өзәргә мәҗбүр итми.
Әгәр кемнеңдер тиздән командировкага китүе планлаштырыла һәм аңа повестка алып килгәннәр икән, бу очракта командировка турында сүз була алмый, хәрби комиссариатка килергә кирәк.