1 сентябрьдән илдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кагыйдәләре үзгәрде. Аерым алганда, үзгәрешләр электр, су һәм калдык суларны агызуга тотынылган гомумйорт чыгымнарына кагыла. Бу чыгымнар түләү квитанцияләрендә ОДН графасында күрсәтелгән. Барлык үзгәрешләр турында Русия Хөкүмәтенең агымдагы елның 3 февралендәге 92 санлы карарыннан белергә була.
Гомумйорт ихтыяҗлары төшенчәсенә подъездларда яна торган ут, лифтлар һәм домофоннар эшләү өчен кирәкле электр энергиясе, подъездда идән юу өчен җыештыручы алган, йорт янындагы газонны сугару өчен каралган су керә. Ягъни бу — йортның эшләве өчен кирәк булган ресурслар чыгымнары. Элек һәр йорт өчен нормативлар чикләрендә чыгымнарның бер өлеше генә яшәүчеләр җилкәсенә ята иде. Калганнарын идарәче компания түләде. Әгәр дә йортта ресурсларны сарыф итү артык зур булса, идарәче компания югалтулар кичерде һәм йорт хуҗалары йортны карап тоту өчен түләгән акчаларыннан түләргә мәҗбүр булды. Шуңа бәйле рәвештә, әйтик, подъездда агымдагы ремонт үткәрелмичә кала ала иде. Яңа кагыйдәләр буенча йортта яшәүчеләр йорт тотынган барлык ресурслар — электр һәм су өчен үзләре түләячәк. ОДН буенча түләүләр фатирлар арасында, яшәүчеләр санына түгел, ә метражга карап бүленәчәк.
Республиканың Иҗтимагый палатасы гомумйорт мохтаҗлыклары (ОДН) өчен исәпләүнең яңа кагыйдәләре темасына “түгәрәк өстәл” үткәрде һәм бу мәсьәләдә компетентлы экспертларны җыйды. Фикер алышу кызыклы булды. Андагы төп нәтиҗәләрнең берсе — Башкортстанның күпчелек халкы сентябрьдән ОДНга түләү кагыйдәләре үзгәргәнен белми.
Билгеле булуынча, яңа кагыйдәләр буенча ОДН чыгымнарын түләүнең өч вариантыннан берсен сайларга мөмкин. Барысын да әлегә кадәр булганча калдырырга да була. Ул чакта бер ел эчендә ОДНны куллану нормативлары буенча автоматик рәвештә саныйлар, ә елга бер тапкыр, елның беренче кварталында (гыйнвардан мартка кадәр) ресурсларны куллануга бәйле рәвештә яңадан исәпләячәкләр. Әгәр яңадан исәпләгәндә ресурсларның күбрәк сарыф ителүе ачыкланса, йортта яшәүчеләргә өстәмә түләргә туры киләчәк, кимрәк булса, түләнгән сумма ОДН өчен киләсе түләүләр исәбенә язылачак.
Икенче вариант буенча йортта яшәүчеләр гомум җыелышта уртача айлык куллану буенча түләргә карар итә ала. Димәк, идарәче компания соңгы ел өчен уртача айлык түләүне алырга һәм ел дәвамында әлеге сумманы исәпкә кертергә тиеш булачак. Киләсе елның беренче кварталында яңадан исәпләү булачак: я зур яисә кечерәк якка.
Милекчеләрнең гомум җыелышында өченче вариантны сайлап, йортта яшәүчеләр фактик куллану буенча ай саен түләргә карар итә ала. Ул чакта ай саен идарәче компания, йортта күпме ресурслар кулланганга карап, ОДН өчен түләү суммасын билгеләячәк. Бу очракта елның беренче кварталында бернинди яңадан исәпләү дә кирәк түгел.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова фатир милекчеләренә инде хәзер үк түләү вариантын билгеләргә тәкъдим итте. “Министрлык вәкилләре бу тема буенча күп кенә фикер алышуларда, “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашты, радио, телевидениедә чыгыш ясады, интернет-басмалар һәм басма мәгълүмат чаралары өчен аңлатмалар бирде”, — дип билгеләп үтте ул. Төп бурыч — Яңа елдан соң сюрпризлар азрак көтелсен өчен, яңа кагыйдәләр үз көченә керүгә бәйле рәвештә үзгәрә торган мәгълүматны халыкка җиткерү.
— Әгәр күпфатирлы йортларда яшәүчеләр бүген бу нормадан тыш чыгымнарның ни рәвешле исәпләнәчәген сайламаса, 2023 елның гыйнварында аларга агымдагы елның сентябрь-декабрь айлары, ә 2024 елның гыйнварында — 2023 ел өчен яңадан исәпләячәкләр. Халык җыелышлар үткәрергә, протокол төзергә, аны идарәче компанияләргә һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга тапшырырга тиеш, — диде Ирина Голованова.
Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин Уфада меңгә якын йортта җыелышлар үткәрелгәнлеген билгеләп үтте. 230 йортта милекчеләр ОДНны ай саен фактик файдалану буенча түләргә карар иткән, 100гә якын йорт ничек бар шулай калдырырга булган. Калган йортлар буенча карар кабул итү процессы әле бара. Моннан тыш, ул гомумйорт җыелышын үткәрү кирәклеге турындагы мәгълүмат Уфаның күпфатирлы йортлары рәисләренә җиткерелде, дип өстәде.
Русиянең Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев халык белән активрак эшләргә кирәклеген ассызыклады. Кагыйдәләрне үзгәртү турында мәгълүматны мотлак рәвештә республиканың күпфатирлы йортта яшәүче һәр кешесенә җиткерергә кирәк.
— Минем исәпләвемчә, 2023 елда безгә җыелма “платежка”га якынча 50 процент өстәләчәк. Башкача әйткәндә, аена биш мең түләсәләр, бер ел эчендә 2,5 мең сум өстәп түләргә кирәк булачак, — диде депутат.
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре агымдагы елның дүрт аенда (сентябрьдән декабрьгә кадәр) яңадан исәпләү аларның чутлавы буенча бер фатир өчен 200 сумнан мең сумга кадәр тәшкил итәчәген билгеләде. Бер ел эчендә сумма нәкъ 2,5 мең сумга җыела.
Павел Качкаев фикеренчә, өстәмә исәпләүләр ресурсларны куллануның түбән нормативларына бәйле. Ул ассызыклавынча, Башкортстанда электр энергиясен куллану нормативы илдә иң түбәне — Русия буенча уртача күрсәткечтән 3,5 тапкыр түбәнрәк. Су буенча хәл яхшырак, норматив фактик куллануга якын. Элегрәк ОДН өчен түләү нәкъ менә шушы нормативлар буенча куелган иде. Хәзер инде бу түбән нормативлар, депутат сүзләренчә, “китереп сугачак”. Ул Яңа елдан соң, халыкка фактик куллану буенча исәп килгәч, канәгатьсезлек белдерүчеләр күп булыр, дип хәвефләнә.
“Уфасити.ми” җитәкчесе Вадим Беляков фикеренчә, барлык күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә, мәҗбүри рәвештә, нормадан тыш чыгымнар буенча мәгълүмат сорарга һәм аларны анализларга кирәк. Ул түләүләрдәге суммалар Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фаразлаганнан да югарырак булырга мөмкин, дип шикләнә.
Министрлык вәкилләре хәбәр итүенчә, бер ел эчендә Уфа буенча “небаланс” якынча 280 миллион сум тәшкил иткән. Бу сумманы ОДН приборлары белән тәэмин ителгән йортларга бүлсәң, бер йортка 70 мең сум туры киләчәк. Аңлашыла ки, һәр йортта хәл дә төрлечә. Тик ОДН суммасы барыбер кешеләр әле түләгәннән югарырак булачак. Төп сәбәбе — түбән нормативларда.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.