Бу хакта республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яза.
"ЛНРда безнең табиблар, юл төзүчеләр һәм башкалар эшли. Ә хәзер Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле артистлары да Луганск халкына күпмилләтле Башкортстанның бер кисәкчеген алып килгән.
Бу бик символик. Урыс, башкорт, татар, мордва, белорус, калмык, коряк биюләрен алкышлаган җирдә нацизмга урын юк. Ә халыкларның һәм мәдәниятләрнең матурлыгына, дуслыгына, үзара хөрмәтенә урын бар. Шулай булды һәм шулай булачак", - дип яза Радий Хәбиров.