+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 сентябрь 2022, 06:50

БумБатлга кушылдыгызмы әле?

24 сентябрьдән Уфада #БумБатл Бөтенрусия акциясе кысаларында алты адрес буенча урнашкан макулатура җыю проекты өчен уникаль мобиль нокталар эшли башлады.

БумБатлга кушылдыгызмы әле?БумБатлга кушылдыгызмы әле?
БумБатлга кушылдыгызмы әле?


Кабул итү пунктларының беренче ике көнендә «Молодежка ОНФ» активистлары Уфа халкыннан 25 килограмм икенчел чимал кәгазь җыйды.
Мобиль кабул итү пунктлары һәр шимбә һәм якшәмбедә 13 ноябрьгә кадәр эшләячәк, #БумБатл 15 ноябрьдә тәмамлана.
Башкортстанда "Молодежка ОНФ" акциянең рәсми партнеры һәм югары уку йортларында, урта махсус уку йортларында, мәктәпләрдә һәм җәмәгать урыннарында макулатура кабул итү пунктлары оештыра. Укучылар һәм студентлар өчен эко дәресләр үткәрелә, ә башлангыч сыйныф укучылары чүп-чарны аерым җыю буенча танып белү уеннарында катнаша.
Сез яшәгән йортка иң якын макулатура тапшыру ноктасын интерактив картада табарга мөмкин. Ул бумбатл.рф. сайтында урнаштырылган.
Акция финалында һәр категориядә иң яхшы өч катнашучы билгеләнәчәк.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас