Борис Моисеевның туганы Маркс Толкач артистның үлемендә аның директоры Сергей Горохны гаепли, дип хәбәр итә "КП" басмасы.
Җырчының туганы аңа тәмәке тартырга һәм спиртлы эчемлекләр эчәргә мөмкинлек биргәннәр, дип саный. Толкачның фикеренчә, Моисеевның нәкъ менә дөрес булмаган яшәү рәвеше алып баруы аның үлеменә китергән. Үлгән башкаручының туганы директорның «төрле дарулар» биргәнен дә читләтеп үтми.
Маркс җырчының үлеме турында журналистлардан гына белгән, ә директор аңа хәбәр итмәгән, дип өсти. Ул, шулай ук, директорның Моисеевның барлык байлыгын үзенә алмакчы булуын әйтә.
Җырчының абыйсы аның белән соңгы тапкыр 1,5 ел элек телефон аша сөйләшкән, шуннан соң алар элемтәгә керә алмаган. Моисеевны соңгы юлга озатуга 82 яшьлек Маркс сәламәтлек проблемалары аркасында бара алмый икән.
Фото: "Интересные новости в мире" төркеменнән.