+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 сентябрь 2022, 10:54

Радий Хәбиров хәрби киңәшчеләрен тәкъдим итте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мобилизацияләнгән егетләргә багышланган пост бастырды.

Радий Хәбиров хәрби киңәшчеләрен тәкъдим иттеРадий Хәбиров хәрби киңәшчеләрен тәкъдим итте
Радий Хәбиров хәрби киңәшчеләрен тәкъдим итте

"Башкортстан хәрби хезмәткәрләре белән җәмәгать башлангычларында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчеләрем:

Казан. Янтурин Замир Таһир улы, кече сержант.

Саратов. Гончаров Евгений Александрович, ефрейтор.

Пенза. Орда Юрий Алексеевич, рядовой.

Вольск. Сатаев Рафаэль Алик улы, рядовой.

Елань. Мусакалимов Артур Фәрит улы, прапорщик.

Алар аша без мобилизацияләнгән егетләребез белән элемтәдә торачакбыз. Аларның бурычлары арасында - көнкүреш һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү, безнең сугышчыларның якыннары һәм шәхсән минем белән аралашу. Барлык проблемаларны, алар килеп чыкса, бергәләп хәл итәчәкбез.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас