+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 14:49

"Егетләр хәрби бурычларын лаеклы үти!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә республиканың Доставалов исемендәге сугышчылар батальоны элемтәгә чыгуы турында хәбәр итте. Бу хакта ул "ВКонтакте" социаль челтәрендә пост бастырды.

"Егетләр хәрби бурычларын лаеклы үти!"
"Егетләр хәрби бурычларын лаеклы үти!"
"Безнең Доставалов исемендәге сугышчылар батальоны элемтәгә чыкты. Егетләр эшли, хәрби бурычларын лаеклы үти. Постта торулары, кирәкле барлык әйберләрнең дә җиткелекле булуы, барлык туганнарына һәм якыннарына сәлам әйтүләре турында язалар.

"Безнең батальон яугирләре махсус хәрби операция территориясендә хезмәт итүен дәвам итәләр, сугышчан осталык буенча алынган күнекмәләрен тулысынча кулланалар. Азат ителгән территорияләрдә гражданнар безне шатланып сәламли. Техника, аерым алганда, республикадан алынган махсус хәрби амуниция тулысынча файдаланыла. Ял вакытында милли ризыклар әзерләү турында да онытмыйбыз. Егетләр республика һәм биредәге халыкның ярдәме белән арытаба да үз бурычларын намус белән үтәячәк", - дип язылган ул хәбәрдә.

Сугышчыларыбыз белән горурланабыз!" - дигән республика җитәкчесе.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: