+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 14:35

Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен

Бүген Уфада “Минем документлар” VI Бөтенрусия дәүләт хезмәтләре үзәкләре форумы ачылды. Чара бер мәйданда үзәкләр җитәкчеләрен, Русиянең барлык субъектларының федераль һәм төбәк башкарма власть органнары вәкилләрен берләштерде.

Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен
Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен
Ике көнлек форум эшендә статс-секретарь — Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев, Русия Икътисади үсеш министрлыгының Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тәэмин итү һәм дәүләт функцияләрен үтәү департаменты директоры Елена Казмерчук, Халык фронты башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Михаил Анисимов, шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары катнаша.

Чараны Русия Икътисади үсеш министрлыгы, “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды һәм Башкортстан Хөкүмәте оештырды. Форум дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен һәм Русия Федерациясенең башка субъектларында таралырга мөмкин булган гамәлдәге инструментларны күрсәтү өчен үткәрелә. Традиция буенча, форум “Русиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге” Бөтенрусия конкурсына йомгак ясау белән тәмамланачак, анда “КФҮнең иң яхшы төбәк челтәре”, “КФҮнең иң яхшы универсаль белгече” һәм “КФҮнең иң яхшы проекты” номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, форумда катнашучыларны сәламләп, республикабызның Күпфункцияле үзәкләре, иң югары таләпләргә җавап биреп, хезмәтләреннән файдаланучыларның мәнфәгатьләреннән чыгып, даими рәвештә техник мөмкинлекләрен киңәйтә, дип билгеләде. Ул ассызыклавынча, Башкортстанның Күпфункцияле үзәкләре коллективларының хезмәт нәтиҗәләре, һичшиксез, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, аларның белгечләренең төп өстенлекләре булып, төрле тормыш шартларында гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм эчке процессларны оптимальләштерү тора.

Радий Хәбиров белдерүенчә, Башкортстанда уздырылучы күләмле форум заманча тәҗрибәләр алмашу мәйданчыгы булачак, кирәкле хезмәтләрне күрсәтүдә оптималь карарлар кабул итү өчен яңа стимуллар булдырачак.

Форумның эшлекле программасы өч блокка бүленгән. Ул пленар утырышны, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү мәсьәләләренә һәм КФҮнең яңа максатларына багышланган ике стратегик сессиясен үз эченә ала.

Форумда катнашучыларга, эш графигы белән беррәттән, бай мәдәни һәм экскурсия программасы әзерләнгән.

Фото: "Молодежная газета"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: