+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 14:20

Хезмәтләрне оптимальләштерү юлында

VI Бөтенрусия Күпфункцияле үзәкләр форумы кысаларында бүген «КФҮ һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү» сессиясе узды.

Хезмәтләрне оптимальләштерү юлында
Хезмәтләрне оптимальләштерү юлында
Әлеге тематика Икътисади үсеш министрлыгының федераль спикерларын һәм ил төбәкләренең «Минем документлар» дәүләт хезмәтләре үзәкләре директорларын бер мәйданчыкта берләштерде.

Сессияне Русия Икътисади үсеш министрлыгының Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тәэмин итү һәм дәүләт функцияләрен үтәү департаменты директоры урынбасары Майя Богдалова сакчыл технологияләрдән төбәк оптимальләштерү үзәкләренә күчү турында доклад белән ачты.

Аерым алганда, ул Русия Икътисади үсеш министрлыгының «Росатом» җитештерү системасы экспертлары белән тыгыз хезмәттәшлектә «Сакчыл җитештерү» инструментларын соңгы дүрт ел дәвамында "Дәүләт хезмәтләре" үзәкләре эшчәнлегенә кертү белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Бу берничә ел тәҗрибәсе сакчыл җитештерү коралларын куллануның нәтиҗәлелеген күрсәтте", - диде ул.

«Минем документлар» үзәгенең электрон хезмәтләрне кертү буенча компетенцияләр үзәге буларак эшләү тәҗрибәсе белән Саха (Якутия) Республикасы икътисад министры Майя Данилова уртаклашты.

Башкортстанда КФҮнең барлык офисларында балалы гаиләләргә биш пособие рәсмиләштерүгә документлар кабул итү тәҗрибәсе турында директор Наталья Куприянова сөйләде.

Фото: правительстворб.ру
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: