Марат Миңнегали улы - запастагы лейтенант, ул бүген махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Хәрби комиссариатта Марат Зөлкарнәевны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре озатып калды.
- Кадерле дуслар! Мин, чыннан да, кала алыр идем, яраткан эшем белән шөгыльләнә, Башкортстан авыллары тарихын яза, мәдәни чаралар үткәрә алыр идем, әмма илдә Ватанны сакларга якыннарың һәм туганнарың, күршеләрең, дусларың киткән шундый катлаулы вакыйгалар булганда, мин кала алмадым.
Мин яугирләребез белән янәшә булырга, бөтен кыенлыкларны алар белән бүлешергә һәм Ватан кушкан урынга барырга телим. Без сынатмаска тырышырбыз, - диде Марат Зөлкарнәев Башкортстаннан мобилизацияләнгән сугышчыларны озатуга багышланган митингта.
Фото: Башинформ