+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2022, 17:25

Күпфункцияле үзәкләр яңа максатлар куя

Бүген дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләренең VI Бөтенрусия форумы кысаларында «КФҮ: яңа максатлар» сессиясе узды.

Күпфункцияле үзәкләр яңа максатлар куя
Күпфункцияле үзәкләр яңа максатлар куя
Анда Русия Социаль страховкалау фондының төбәк бүлеге идарәчесе һәм Сахалин, Тула, Свердловск, Калуга өлкәләре һәм Алтай крае КФҮ директорлары чыгыш ясады.

Социаль страховкалау фондының төбәк бүлекчәсе идарәчесе Марат Латыйпов фондның КФҮ челтәре белән хезмәттәшлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- Безнең киләчәгебез дәүләт һәм гражданнарның үзара хезмәттәшлегенең, гражданнарга хезмәт күрсәтүнең барлык процессларын санлаштыруга бәйле. Социаль страховкалау фондының төбәк бүлеге үз хезмәтләренең 88 проценттан артыгын бүген электрон төрдә тәкъдим итә, һәм бу процент үсәчәк. Шул ук вакытта без барлык гражданнар өчен дә хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш, чөнки бөтен кеше дә электрон рәвештә хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә алмый. КФҮнең бөтен республика буенча бүлекчәләре бар, алар мөрәҗәгать иткән республика гражданнарына уңайлылыклар тәэмин итә.

Агымдагы елда КФҮ аша гариза һәм документлар пакеты тапшыручыларның гомум саны 7,5 меңнән артып киткән. Шуларның 71 проценты - инвалидлар, алар техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүчеләрнең 26,4 проценты санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итүгә гариза биргән. Ике ел элек КФҮләрдән барлык запрослар кәгазь саклагычларда килде, җавап кәгазьдә дә бирелде. Хәзер җавап 15 минут эчендә электрон рәвештә килә. Бу КФҮ һәм башка ведомстволарның документларын карау вакытын шактый кыскарта. Безнең бәйләнешләр - гражданнар мәнфәгатьләрендә мөһим партнерлык һәм, әлбәттә, без аны киңәйтергә һәм камилләштерергә планлаштырабыз, - дип билгеләде ул.

Сессия кырларында, шулай ук, Сахалин, Тула, Калуга өлкәләренең эш тәҗрибәләре тәкъдим ителде. Свердловск өлкәсе КФҮ директоры катнашучыларга «КФҮ эшчәнлеген үстерүнең төп векторы буларак, санлаштыру» темасына доклад тәкъдим итте.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: