+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2022, 19:24

Барлык сорауларга да җавап бар

Башкортстанның Ситуацион үзәге операторлары өлешчә мобилизация буенча 7 меңгә якын шалтырату кабул иткән.

Барлык сорауларга да җавап бар
Барлык сорауларга да җавап бар

Башкортстанның Ситуацион үзәге өлешчә мобилизацияләүгә кагылышлы республика халкыннан көн саен шалтыратулар кабул итүне дәвам итә. Операторлар сорауларга җавап бирә һәм авыр хәлләрдән чыгу юлларын табарга булыша. Ситүзәк хезмәткәрләре хәрби комиссариат экспертлары һәм Башкортстан Башлыгы Хакимияте белән хезмәттәшлек итә.

21-29 сентябрьдә Ситуацион үзәкнең кайнар линиясенә 6771 шалтырату килгән, бер көндә операторлар уртача 1500 шалтырату кабул итә.

Ситуацион үзәк эксперты, БДМУ доценты Лилиана Давытова белдергәнчә, мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге көн саен үзгәрә. Өлешчә мобилизациянең беренче сәгатьләрендә халыкка кемнең чакырылышка эләгүен, ә кем кичектерелүен аңлатырга кирәк була. Хатыннар иренең авырулары, ипотека һәм мобилизация чорына кредитлар түләү турында борчылдылар. Шулай ук бизнес җитәкчеләре, шәхси эшмкуарлар һәм фермерлар хезмәткәрләрне броньлау турында шалтыраттылар.

- Хәзерге вакытта уку үзәкләренә өстәмә әзерлеккә чыккан мобилизацияле гражданнар буенча шалтыратулар күп. Республикадан читтә безнең вәкаләтләр тәмамлана, әмма монда да чишелеш табабыз. Республика хәрби комиссариатының экспертлар төркеме әгъзалары Идел буе хәрби округы штабы белән хезмәттәшлек итәләр һәм якташларыбызга ярдәм итәләр, - дип билгеләп үтте Лилиана Давытова.

Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизация буенча Кайнар линия Башкортстанда телефон шушы буенча эшли:
122 өстәмә номер 1
8 (347) 218-19-19
Ситүзәк көн саен иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ялсыз кабул итә.

Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 кайнар линия хезмәте илнең барлык төбәкләрендә дә җәелдерелгән. Бу - Русия Президенты Владимир Путин Указы һәм ил Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин йөкләмәсе.

Хакимият вәкилләре халыкны рәсми чыганакларга юнәлтергә һәм тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска өнди.
"Объясняем. РФ" Хөкүмәт порталы ярдәмгә килә https://vk.com/obyasnyaemrf. Монда сез кызыксынган сорауларга җавап таба аласыз.
Башкортстанның ЦУР федераль проекты кысаларында "Аңлатабыз. Башкортстан" порталы: https://vk.com/obyasnyaem102
Шулай ук Башкортстанның ЦУР республика хәрби комиссариаты белән берлектә өлешчә мобилизация буенча чат-бот эшләтеп җибәргән. Сорауларга җаваплар монда: https://t.me/Mobilizacia_Bash_Bot

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: