Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, Уфаның Октябрь Һәм Совет районнары хакимиятләре башлыклары Сергей Плотников һәм Рөстәм Рәхмәтуллин, Уфа шәһәр Советы депутатлары Ирина Сухарева һәм Николай Романов һәм башкалар катнаштылар.
- Без сезнең белән борылыш ноктасында яшибез. Шуны истә тотарга кирәк: Русия - теләсә кайсы дошманга каршы торырга сәләтле көчле держава! Нәкъ менә безнең бабаларыбыз үз вакытында бөтен дөньяны нацизмнан коткарды. Дуслар, сез кулларыгызга корал тотып Ватанны сакларга юлланасыз. Бу әзерлегегез һәм патриотлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә! - диде Ирек Сәгыйтов.
Бумеранг законы турында юкка гына әйтмиләр: безне яклауга баскан сугышчылар Ватаннан «яхшылык хәбәрләре» ала инде.
Әйтик, эшкуар Алексей Амадеус сугышчыларның юлда капкалап алуы турында кайгырткан.
- Без аларга рухи һәм физик яктан нык булсын өчен ярдәм итәргә телибез. Аларның исән-сау кайтуы өчен барысы да яхшы булсын! - дип, Алексей хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Мобилизацияләнүчеләр «Прощание словянки» маршы астына юлга кузгалды.