Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары социаль челтәрләрдә теркәгән мөрәҗәгатьтә Уфада Российская урамы, 161нче йорт буенча юлның машиналар йөргән өлешендә канализация коесы капкачы тыгыз ябылмаганлыгы турында әйтелә. Бу эшкә “Уфаводоканал” хезмәткәрләре кушылган. Алар кое капкачын ныгытып япкан һәм аның тирәсендәге урынны асфальтлаган.
“Безнең хәл ителгән инцидентлар дайджестында — тагын бер мөрәҗәгать. Кире элемтә платформасында Уфада Александр Невский урамындагы 10нчы йортта яшәүче кеше әлеге йортның 3нче һәм 4нче подъездлары арасында су агу урынын ремонтлау үтенече белән хәбәр калдырган. 21 сентябрьдә ЖЭУ-73 белгечләре суүткәргеч торбаны ремонтлады”, — дип язалар ЦУРдан.
Нефтекамада яшәүче бер ханым түбәндәге проблема хакында бәян иткән: Төзүчеләр урамындагы 59нчы йорт янындагы балалар мәйданчыгында таганнар сынган. Мөрәҗәгатьне Нефтекама шәһәре хакимияте хезмәткәрләре эшкә алган. Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре тиздән бу мәсьәләне хәл иткән: балаларның һәм аларның әти-әниләренең шатлыгына, таганнар ремонтланган.
Киләсе мөрәҗәгать Уфа шәһәреннән. Агымдагы елның маенда Ухтомский урамындагы 24нче йортның икенче подъездында янгын чыккан. Халык подъезддагы караңгылыкка һәм әлегә кадәр көек исе барлыгына зарланган. Республикага идарә итү үзәге әлеге мөрәҗәгатьне Дим районы хакимиятенә җибәргән. Торак-эксплуатация хезмәткәрләренә рәхмәт: подъезд ремонтланган.
Уфаның Степан Кувыкин урамы буенча 100нче йорт янындагы аварга торган агачка социаль челтәрләрдә шушы тирәдә яшәүче бер ханым зарланган. Аның сүзләре буенча, бу үтеп йөрүчеләр өчен хәвеф тудырырга мөмкин. Янәшәдә — Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге гимназия-интернат, көн саен анда баручы-кайтучы укучылар һәм аларның әти-әниләре шушы авышкан агач астындагы тротуардан үтә. “Без Киров районы хакимиятендәге коллегаларыбыз белән элемтәгә кердек. Районның коммуналь хезмәтләре участокны тикшереп, агачны кисте”, — дип хәбәр итәләр ЦУРдан.
Майда Нуриман районының Яңакүл авылында яшәүче бер кеше социаль челтәрләрдә, яңгыр вакытында Гоголь урамындагы 2нче йортның фатирларын һәм подъездын су баса, дип зарланган булган. Бу мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән.
Шул вакытта ук Нуриман районы хакимияте хезмәткәрләре торглар узуын, ремонт ясаячак подрядчыны билгеләүләрен хәбәр итә. Эшләрне 1 августка тәмамларга ниятләсәләр дә, яңгырлар аркасында срокларны күчерергә туры килгән. 19 сентябрьдә Нуриман районы хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков социаль челтәрләрдә комментарий авторына бик яхшы яңалык җиткергән: “Стройгрупп” компаниясе хезмәткәрләре түбәне капиталь ремонтлауны төгәлләгән.
Хәл ителгән инцидентларның тагын бер мисалы – Иглин районыннан. Таутөмән авылында яшәүче бер ханым Заречная урамы буенча электр баганасын төзәтүне сораган. Проблеманы хәл итүгә Башкортстанның Сәнәгать министрлыгы хезмәткәрләре кушылган. Электрүткәргеч линиясе — “Челтәр компаниясе” балансында. Җәен аның хезмәткәрләре, бу урынга чыгып, җитешсезлекләрне теркәп, протокол төзегән, багана канәгатьләнерлек хәлдә һәм хәвеф белән янамый, дигән нәтиҗә ясаган. Аны турайтып, чыбыкларны яңадан тоташтыру сентябрь башына планлаштырыла. Һәм менә ниятләгәнне эшләп тә куйганнар.
Мәләвәз районының Җиргән авылындагы юл белән бәйле вакыйга бу җәйдә башлана: халык социаль челтәрләрдә авылның үзәгендәге Совет урамында зур кибетләр янында җәяү дә, автомобильдә дә йөреп булмый, дип зарлана. Чөнки чокырлар күп. Бу мөрәҗәгатьне ЦУРның мәгълүмат системалары теркәгән.
Мәләвез районы хакимияте хезмәткәрләре юлны ремонтлауны контрольгә алган һәм июнь азагына чокырларны ямаганнар. Эшләр августта дәвам иткән – җәй ахырына кадәр Җиргән авылындагы Совет урамы юлына тулысынча ремонт ясалган. Көзгедәй тигез юлдан йөрүче халык хәзер юл хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп туялмый.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.