Башкортстаннан бирелгән 234 проектның 27е җиңүчеләр рәтенә кергән (11,5 процент). Откан грантларның гомум суммасы - 44 933 641,6 сум. Бу Идел буе федераль округы төбәкләре арасында - беренче урын һәм ил буенча, Ростов өлкәсеннән соң, икенче урын (29 заявка). Өченче урында - Белгород өлкәсе (20 проект). Бу рейтингта Мәскәү исәпкә алынмый, ул гомумрусия һәм төбәкара оешмаларны теркәү урыны булып тора.
Проектларны финанслау 2022 елның 1 октябреннән башлана.
Төбәк Иҗтимагый палатасы Аппаратының ресурс үзәге хәбәр иткәнчә, безнең төбәктән "гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм яклау" юнәлеше буенча 26 проект һәм "иҗтимагый дипломатия үсеше һәм ватандашларга ярдәм" юнәлеше буенча бер проект бирелгән. Откан грантлар суммасы буенча иң күбе 1 миллион сумга кадәр - җиңүчеләрнең 16 проекты, 1дән 5 миллионга кадәр - 11 җиңүче.
Иң зур грантны - 5 миллион сум күләмендә - Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды "ЛХР һәм ДХР халкына ярдәм" проектына отты. Күчеп килүчеләрне кием-салым, дарулар белән тәэмин итәчәкләр, алар өчен ял һәм социаль ярдәм оештыралар. Уфада вакытлыча урнашуның ике пунктында компьютер техникасы белән балалар өчен кабинетлар җиһазландырылачак.
Фото: op.bashkortostan.ru