+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 сентябрь 2022, 13:20

“Русиягә рәхим итегез!”

Бүген Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында, “Торатау” Конгресс-холлы янында “Туган йортыбызга рәхим итегез!” дигән патриотик митинг-концерт булды. Ул Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә узган референдум нәтиҗәләренә багышланды.

“Русиягә рәхим итегез!”“Русиягә рәхим итегез!”
“Русиягә рәхим итегез!”

Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет рәисе Зөлфия Гайсина референдум нәтиҗәләренә үз фикерләрен белдерде.

-- Бүген Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең бәйсез территорияләре бөек илебезнең бер өлеше булачак, -- ди Зөлфия Гайсина. -- Хокук яклаучы буларак шуны да билгеләп үтәргә телим: тавыш бирүгә 90 проценттан артык кеше килгән, референдумда "әйе" дип тавыш бирүчеләр саннары да 90 һәм аннан да күбрәк процент тәшкил иткән. Мондый күрсәткеч Донбасс, Херсон һәм Запорожьеда яшәүчеләрнең Русиянең бер өлеше булырга җитди ниятләве турында сөйли.

Халыкның үзбилгеләнеше хокукы халыкара хокукның төп принципларыннан берсе һәм һәр халыкның үз дәүләт яшәешенең формасы турындагы мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә, үз статусын, икътисади һәм мәдәни үсешен диктатсыз билгеләргә хокукы барлыгын аңлата. Донбасс, Херсон һәм Запорожье халкы Русия файдасына үз сайлавын ясаган һәм көнбатыш сәясәтчеләренә барлык халыкара килешүләрне һәм ратификацияләнгән конвенцияләрне исәпкә алып, моны танырга һәм килешергә кирәк.

Яңа тарихның алшартлары турында сөйләсәк, безнең күз алдыбызда кискен вакыйгалар булып тора, алар Русия һәм Украина геосәяси үсеш векторын мәңгегә борып җибәрделәр һәм без, Русия Федерациясе составында республика халкы, безнең илнең көнбатыш чикләрен киңәйтүне хуплыйбыз, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең азат ителгән территорияләренә “Рәхим итегез!” дибез.

Фото: спчрб.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас