+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2022, 10:32

Ул “Социализм”да коммунизм төзергә тырышты

Гомере халыкка хезмәттә үткән Хәниф Баймиевны хезмәттәшләре әле дә хөрмәт белән телгә ала.

Ул “Социализм”да коммунизм төзергә тырышты
Ул “Социализм”да коммунизм төзергә тырышты
1917 елда Тәтешле районының Түбән Балтач авылында туып-үскән Муллай Баймиевны 1942 елда фронтка алалар. Октябрь яшьтәше, Бөек Ватан сугышы ветераны, дип, үзе исән чагында Муллай аганы бик зурлыйлар, хөрмәтлиләр иде. Кызганычка каршы, хәзер бу хакта сөйләргә бик яратмыйлар,
Сугышны җиңүчеләр сафында тәмамлап, 1946 елда туган авылына кайткан егет Юрток исемле кыз белән тиз арада гаилә корып, җиң сызганып, тыныч тормыш төзүгә тотыналар. 1947 елның 1 октябрендә, шатлык өстенә куаныч булып, гаиләдә ир бала туа. Аңа “Хәниф” дип исем кушалар.

Хәниф кечкенәдән бик кызыксынучан малай булып үсә. Аңардан соң гаиләдә тагын дүрт кыз һәм бер малай туа. Ул вакытларда авылларда ясле­ләр, балалар бакчалары юк иде. Әти-әниләр эштә вакытта сеңелкәшләр, эне­кәшләргә күз-колак булу өлкән балалар җаваплылыгында булды. Шуңа Хәнифкә дә авырлыкларның нәрсә икәнен кечкенәдән тоеп үсәргә туры килә.
1952 елда Түбән Балтачта ике катлы яңа бина төзиләр һәм башлангыч мәктәп җирлегендә җидееллык мәктәп оештырыла. Аны тәмамлаганнан соң, Хәниф күршедәге Бигәнәй авылы мәктәбенә сигезенче сыйныфка укырга бара. Ләкин малай тизрәк үзаллы эшли башларга, гаиләгә ярдәм итәргә тели. Шуңа сигезенче сыйныфны тәмам­лагач, Аксен авыл хуҗалыгы техни­кумының агрономия бүлегенә укырга керә.
Техникум тәмамлап кайткан егетне яшьләр колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлады. Ләкин биредә озаклап эшләргә язмаган икән. 1967 елның көзендә хәрби хезмәткә чакыралар. Туган ил алдындагы изге бурычын ул кояшлы Грузиянең башкаласы Тбилиси шәһәрендә үти.
Армиядән соң, Хәниф Баймиев туган колхозында агроном булып эшли башлый. Бер үк вакытта Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм, 1978 елда аны уңышлы тәмамлап, галим-агроном дипломы ала.
1974 елда аны колхозның партком секретаре итеп сайлыйлар.
Хәниф Муллай улы гомеренең иң күп өлеше колхоз рәисе вазыйфасында үтте, дисәм һич арттыру булмас. “Социализм” колхозы рәисе вазыйфасына аны 1975 елда сайладылар. Һәм бу авыр йөкне ул 30 елга якын тартты. Бу чорда хуҗалык танымаслык булып үзгәрде. Яңа фермалар, машина-трактор остаханәләре, социаль-көнкүреш объектлары төзелде, иң мөһиме — колхозчыларның тормыш шартлары яхшырды.
Узган гасырның 90нчы елларында ил җитәкчелеге колхозларны көчләп тарату сәясәтен алга алганда да тәҗрибәле рәис югалып калмады. Районда беренче булып “Социализм” колхозы җирлегендә “Рассвет” аграр акционерлар җәмгыяте оештырылды һәм ул күмәк хуҗалыкларның яшәргә хокуклы булуын һәм нәтиҗәлелеген исбатлады.
1995 елның мартында Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга беренче чакырылыш депутатлар сайланды. Алар арасында Хәниф Баймиев та бар иде. Дүрт кандидат арасыннан халык өстенлекне аңа бирде. Биш ел дәвамында ул парламентның Аграр мәсьәләләр, азык-төлек, экология, табигый ресурслар һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча комитетының рәис урынбасары йөген уңышлы тартты.
2003 елда Хәниф Баймиевны район хакимияте башлыгы урынбасары итеп тәгаенләделәр. 2006 елда исә район­ның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе “йөген” дә өстәделәр. Биредә ул 2008 елда лаеклы ялга киткәнче эшләде.
Хәниф Муллай улына галим-агроном дипломын юкка гына бирмәгәннәр икән. Аның һәр мәсьәләгә төпле каравын институтта укыган елларда ук күреп алалар һәм диплом эшен тагын да киңәйтергә, тулыландырырга тәкъдим итәләр. Мал азыгы культуралары үстерү технологиясен камил­ләштерү буенча ул колхоз басуларында күпсанлы тәҗрибәләр үткәрә һәм 2004 елда диссертация яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дә­рәҗәсенә лаек була.
Булачак хәләл җефете, Югары Балтач авылы кызы Җәмига белән алар бишенче сыйныфта укыганда таныша. Кыз район үзәгендә урта мәктәп тәмамлап, Удмурт Республикасының Можга педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, гомере буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Хәниф Муллай улы белән Җәмига Шәрифулла кызы 50 ел бергә яшә­деләр, өч ул үстерделәр, аларга югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгардылар. Өлкән уллары Алексей белән уртанчысы Андрей Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамладылар. Бүген икесе дә биология фәннәре докторлары, Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә эшлиләр. Алексей – лаборатория мөдире, Андрей — әйдәүче гыйльми хезмәткәр.
— Быел икесе дә гыйльми эш белән шөгыльләнү өчен 1,5 миллион сум күләмендә дәүләт гранты оттылар, — дип зур горурлык белән сөйләде бәхетле ата.
Кече уллары Александр кечкенәдән рәсем төшерү белән мавыга һәм дизайнер булырга хыяллана. Әтисе аңа Уфа дәүләт нефть-техник университетындагы архитекторлар әзерләү бүлегенә укырга керергә тәкъдим итә. Дипломлы белгеч тәүдә республикабыз башкаласы Уфада эшли. Аннары Мәскәү шәһәренә эшкә чакыралар. Бүген ул гаиләсе белән илебез башкаласында яши.
Хәниф Муллай улының фидакарь хезмәте халыкта да, дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде. 1993 елда аның күкрәгендә “Халыклар дуслыгы” ордены балкыды, 1996 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Төрле дәрә­җәдәге Мактау грамоталарының исәбе-саны юк.
Шулай да бер мактаулы билге Хә­ниф Муллай улы өчен аеруча кадерле. РСФСР Мәгариф министр­лыгының “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе ул. Колхоз рәисе ничек мәгариф отличнигы булган? – дип гаҗәпләнер гәзит укучыларыбызның күпчелеге.
“Социализм” колхозы эреле-ваклы унлап авылдан тора иде. Дүрт авылда – башлангыч, икесендә – сигезьеллык һәм Бигәнәйдә урта мәктәп эшләде. Тик Бигәнәй авылы колхозның көнбатыш чигендә урнашкан иде. Мондый хәл халык, аеруча укучы балалар өчен, зур кыенлыклар тудырды. Шуңа урта мәктәпне колхоз үзәге булган Түбән Балтач авылына күчерү, моның өчен типовой бина төзү турында карарны күпләр хуплап каршы алды. Колхоз рәисе төзелеш барышын шәхси контролендә тотты, төзүчеләргә зур ярдәм күрсәтте. Берлектәге көч белән кыска гына вакытта керамзит плитә­ләрдән ике катлы мәһабәт бина үсеп чыкты.
Мәктәпне ачу тантанасында колхоз рәисенә югары исем бирелүен бәй­рәмдә катнашучы халык кайнар алкышлады.
Аңа кадәр Түбән Балтачта типовой проект буенча мәдәният йорты төзелү дә авыл халкы, аеруча үзешчән сәнгать осталары өчен зур шатлык булган иде.
Тормыш шартлары яхшыруны халык хуплап каршылады. Моңа җавап итеп, яшьләр күпләп авылда кала башлады. Түбән Балтачта һәр 5 ел саен бер яңа урам барлыкка килеп торды һәм ул Югары Балтач авылы белән тоташты.
Хәниф Муллай улы республикабызда яшәүче халыклар арасында дуслыкны ныгыту җәһәтеннән дә зур эш башкара. Ул Башкортстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни үзәген оештыруда башлап йөрүче­ләрнең берсе булды һәм аның Республика советы әгъзасы булып тора.
Шушы көннәрдә Хәниф Муллай улы 75 яшьлек олуг юбилеен билгели. Лаеклы ялга чыккач, ул шәһәргә күченеп киткән иде. Туфрагыннан аерсаң, агач та корый, дип халык юкка әйтмәгән. Хәниф Баймиев та Түбән Балтачына кире кайтты.
— Сагынуга түзә алмадым, — дип аңлатты ул мондый адымны.
Кызганычка каршы, бу бәхетле көннәрне Җәмига Шәрифулла кызы гына күрә алмый. Алар ярты гасыр бергә яшәде. 2020 елда алтын туйларын үткәрделәр һәм “таҗлы зәхмәт” дигән авыру аны яраткан иреннән, балаларыннан, оныкларыннан һәм укучыларыннан тартып алды.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: