“Volkswagen Tiguan” руле артында 64 яшьлек шофер, башкаланың 8 Март урамы буйлап Минһаҗев урамына таба барганда Әй урамына таба борылганда каршы юнәлештә килүче “Лада Гранта” белән бәрелешә.
Юл һәлакәтендә 21 яшьлек машина йөртүче һәм 22 яшьлек “Лада” пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алганнар һәм медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәннәр. Ярдәм күрсәтелгәннән соң, аларны кайтарып җибәргәннәр. ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башлаган.
Башкаланың Ташкент урамындагы 14нче йорт каршында билгесез мопед йөртүче самокатта Казбек урамына таба баручы 8 яшьлек малайны бәрдерә һәм, аңа беренче ярдәм күрсәтмичә, качып китә. Бәхеткә, малай исән кала, аны дәваханәдә табиблар караганнан соң, якыннары килеп ала. Әлеге хәлне тикшерү һәм гаеплене эзләү башлана.
Сигез яшьлек малайны бәрдергән кешенең мопед йөртүче 15 яшьлек үсмер булуы ачыклана. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, аның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган.
“Яшь кешенең әнисе, мопедны законсыз биргәне өчен, 30 мең сум штрафка тарттырылачак. Барлык материаллар да ата-анасын законда билгеләнгән җаваплылыкка тарттыру өчен балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә юлланачак”, – дип билгеләп үттеләр Уфаның ЮХХДИ идарәсендә.
Уфаның Транспорт урамындагы 44нче йорт каршында дүрт автомобиль бәрелешә. Башкала автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 70 яшьлек машина йөртүче, “УАЗ Патриот” машинасында Новоселов урамыннан чыкканда Баландин бульвары буенча китеп барган “Chevrolet Aveo” автомобиле белән бәрелешкән. Анысы, инерция буенча, каршы як полосага чыккан, анда ул “ВАЗ-2115” машинасына бәрелгән һәм туктап торган “Renault Sandero” автомобиленә килеп менгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә “Chevrolet Aveo” белән идарә иткән 34 яшьлек хатын-кыз һәм аның балигъ булмаган ике баласы – өч яшьлек кыз һәм алты яшьлек малай — төрле тән җәрәхәтләре алган. Малайны дәваханәгә алып барырга туры килгән.
Кызганычка каршы, бу көннәрдә республикада үлемечле юл һәлакәтләре дә булган. Башкортстан буенча ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, Ишембайда Бурводстрой урамында 46 яшьлек кеше идарә иткән “Renault Sandero” һәм 40 яшьлек водитель йөрткән “Chevrolet Aveo” бәрелешкәннәр. Авариядә “Renault Sandero” шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Икенче машина йөртүчегә, шулай ук 61 һәм 13 яшьлек ике пассажирга медицина ярдәме кирәк булган.
Тагын бер үлем очрагы Әлшәй районында Стәрлетамак – Раевка автомобиль юлының 51нче чакрымында теркәлгән. “Лада Приора”га идарә иткән 53 яшьлек ир башта кюветка төшкән, аннары бетон блокка бәрелгән. Авариядә машина йөртүче һәм аның 53 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булганнар.
Бу көннәрдә республиканың кайбер төбәкләрендә кар яву күзәтелә. Юлларда аеруча игътибарлы булып, төнлә юлга чыгудан тыелып торсак иде.
Резида ВӘЛИТОВА.