+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2022, 17:40

Башкортстан депутатлары хөкем ителгәннәрне мобилизацияләргә тәкъдим итә

Алар Дәүләт думасына карауга шушындый закон проектын керткән.

Башкортстан депутатлары хөкем ителгәннәрне мобилизацияләргә тәкъдим итә
Башкортстан депутатлары хөкем ителгәннәрне мобилизацияләргә тәкъдим итә

- Конституция нигезендә Ватанны саклау илебезнең һәр гражданының изге бурычы булып тора, - дип аңлатты Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Закон проекты җинаять җаваплылыгына тарттырылган затларга карата Төп законның тиешле нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Хөкем ителүче Русия мәнфәгатьләрен яклап, хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы белән җәмгыять алдында үз гаебен йолып ала алачак.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашканда хөкем ителүчегә җәза үтәүне кичектерергә мөмкиннәр. Шул ук вакытта фронтта бер көнне холык төзәтү колониясендә булган ун көнгә тиңләштерергә тәкъдим ителә. Әгәр мондый сугышчы җәрәхәтләнсә, алга таба сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый, аларның арытаба җәза срогы үтү-үтмәве турында суд карар кабул итәчәк.

Башкортстан парламенты әгъзалары дисциплинар хәрби частьта җәза үтүче, мәҗбүри эшләрдә яки иректән мәхрүм итү урыннарында булган хөкем ителүчеләргә, хәрби операциягә үзләре теләп барган очракта, җәза срогын кичектереп торырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта педофилия өчен хөкем ителгән һәм башка авыр җинаятьләр кылганнарга отсрочка бирелми.

Фото: stolicaonego.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: