+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2022, 12:30

Мобилизация барлык кешеләргә дә кагылмаячак!

Республика хәрби комиссары халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Мобилизация барлык кешеләргә дә кагылмаячак!
Мобилизация барлык кешеләргә дә кагылмаячак!
Дүшәмбе көнне “БСТ” каналында рес­публиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич катнашлыгында брифинг үтте. Туры эфирда ул өлешчә мобилизациягә кагылган сорауларга җавап бирде. Түбәндә халыкны аеруча кызыксындырганнарына җавапларны тәкъдим итәбез.

– Повестканы хәрби комиссариат вәкилләре китерергә тиешме?
– Өлешчә мобилизацияләнергә тиешле гражданнарга повесткаларны хәрби комиссариат вәкилләре генә китерми. Җыелу пунктларының мөмкинлеге генә җитмәгәнлектән, йортлар һәм фатирлар буенча хәбәрләр таратуга торак-эксплуатация идарәсе, йорт идарәләре, укытучылар, хат ташучылар җәлеп ителде. Тик документ хәрби хезмәткә чакырылучының шәхсән үзенең кулына тапшырылырга тиеш. Шулай ук, өч айдан артык вакытка эшкә яисә укырга киткән ир-егетләр яшәү урыны буенча хәрби исәпкә басарга тиеш.
– Мобилизацияләнүчеләрне кайсы уку үзәкләренә җибәрәчәкләр?
– Бу көннәрдә озатылган резервистлар Пенза, Саратов, Казан, Елань һәм Вольск шәһәрләрендәге уку частьларына юнәлде. Егетләрне мәгариф учреждениеләре базасына җыячаклар, болар – уку үзәкләре, яки хәрби училищелар. Мондый карар бу территорияләрдә укыту-матди база, полигоннар, уку сыйныфлары, тренажерлар, кешеләрне урнаштыру, аларны тукландыру, мунча-кер юу хезмәте өчен җитәрлек фонд булу сәбәпле кабул ителде. Алар анда бер айга якын хәрби учениеләрдә катнашачак.
– Өйдәге бердәнбер туендыручыны алып китсәләр, гаиләгә ничек яшәргә? Мобилиза­цияләнүчеләргә күпме акча түләнәчәк?
– Мобилизация буенча чакырылган гражданга ай саен хәрби званиесе һәм вазыйфасы буенча окладлар, хезмәт узу шартларына бәйле төрле өстәмәләр һәм “Хәрби хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт страховкалавы турында” Федераль закон нигезендә страховка түләүләре исәпләнәчәк.
Акча хәрби хезмәткәрнең шәхси исәбенә күчереләчәк һәм аның теләге буенча тулы күләмдә яисә өлешчә гаилә әгъзаларына күчерелергә мөмкин. Мобилизацияләнгән гражданнар аена 200-300 мең сум ала алачак. Хәрби хезмәткә чакырылучылар контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә тиңләштереләчәк һәм тиешле социаль гарантияләр һәм акча алачак. Махсус операция үткән зонага кертелсә, акча шактый артачак.
– Хатын-кызлар мобилизацияләнә аламы?
– Гүзәл затлар мобилизацияләнергә тиеш түгел, әмма кирәкле хәрби белгечлеге булса, контракт буенча хезмәт итәргә мөмкиннәр. Хатын-кыз контрактчыларның төп өлешен медицина хезмәткәрләре тәшкил итә.
– Әгәр граждан хәрби операциягә чакырыл­ганнан соң билгеләнгән вакытка килмәсә, нәрсә булачак?
– Әгәр граждан Русиядә игълан ителгән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылудан кача икән, ул закон буенча эзәрлекләнәчәк. Җинаять кодексында чакыруга килмәгән өчен җиде елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тоткан мәддә бар. Суд, шартларга карап, карар кабул итә. Мондый практика эшләнеп кенә килә, чөнки бездә мобилизация соңгы тапкыр 1945 елда тәмамланды. Хәзер моның белән беренче тапкыр очраштык, тәҗрибә туплаячакбыз. Без дә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә системаны җайга салачакбыз. Гражданнарда җаваплылык хисе булырга тиеш!
– Быел яз армиядән кайтканнар мобили­зацияләнә аламы?
– Быел яз армия хезмәтеннән кайткан граждан өлешчә мобилизация кысаларында чакырылырга мөмкин. Барысы да аның белгечлегенә бәйле. Чакырмаска законлы нигез юк. Тик шуны әйтә алам: без әле чакыру буенча хезмәт итүче һәм көзен өйләренә кайтачак егетләргә бик сак булачакбыз. Әлбәттә, без аларга хәрби комиссариатта исәпкә куйганда ук повесткалар тапшырмаячакбыз.Тик аларның белгечлегенә карап, әгәр ул сирәк белгеч булса, язын армиядән кайткан егетләрне чакырырга мөмкин булачак. Барысы да призывникның белгечлегенә һәм аның таләп ителүенә бәйле.
– Мобилизацияләнүчегә үзе белән телефон алырга рөхсәт ителәме?
– Хәрби хезмәткәрләрдә киңәйтелгән мультимедиа мөмкинлекләре булган телефоннар, ягъни смартфоннар булу катгый тыела. Үзең белән Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган төймәле телефонны гына алырга рөхсәт ителә. Шуны аңларга кирәк: теләсә нинди элемтә чарасы булу, хәтта киңәйтелгән мультимедиа мөмкинлекләреннән башка да, сугыш хәрәкәтләре шартларында тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сугышчан бурычларны үтәгән вакытта аның булмавы яхшырак.
– Призывниклар контракт хезмәтенә күчә аламы?
– Армиягә чакырылучылар хезмәт итә башлаганнан соң өч ай үткәч, армия хезмәтеннән контракт хезмәтенә күчә алачак. Бу очракта аларга хезмәт хакы түләнергә тиеш була. Шул ук вакытта ул үзенең реквизитларын гына бирә һәм Оборона министрлыгы линиясе буенча түләүләрне нинди исәпкә җибәрергә кирәклеге турында гариза яза ала. Якын туганнары бу мәсьәләләрне хәл итә алмаячак.
Моннан тыш, хәзер Дәүләт думасында моби­лизацияләнгән барлык кешеләргә бер тапкыр бирелә торган 300 мең сум түләү турындагы закон карала.
– Кемгә бронь тиеш?
– Башкортстанның сәнәгать предприятиеләренә оператив рәвештә производство процессында нык кирәк булган, димәк, өлешчә мобилизациядә катнашмаячак белгечләрнең исемлеген булдыру зарур. Русиянең оборона-сәнәгать комплексы структурасына Башкортстанның 14 предприятиесе керә, реестр илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган. Алардан тыш, дәүләт оборона заказын үтәүче, яки аны үтәргә ярдәм итүче, ягъни кооперациядә эшләүче предприятиеләр дә бар. Моннан тыш, югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли торган гражданлык предприятиеләре дә бар. Белгечләр исемлеге хәрби комиссариатларга җибәрелә.
Без оборона-сәнәгать комплексы предприятие­ләре хезмәткәрләрен чакырмыйбыз. Калган барлык очракларда да эш шәхси тәртиптә каралачак. Броньлау мәсьәләләре өчен җавап бирүче предприятие җитәкчесе, хезмәткәр белән сөйләшергә кирәк. Мобилизация гомум түгел, ә өлешчә булганга, хәлгә керү мөмкинлеге һәрвакыт бар. Белгеч, чыннан да, производствода нык кирәк булса, бу мәсьәлә уңай хәл ителә.
– Тагын кемнәргә ташламалар каралган?
– Даими карауга мохтаҗ ата-аналары һәм инвалид балалары булган ирләр өлешчә мобилиза­цияләнергә тиеш түгел. Бу “Русиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында”гы Законның 18нче мәддәсендә язылган. Биредә бернинди үзенчәлек тә юк, чөнки мәсьәлә бик җитди, ул законда анык итеп язылган. Ата-аналарны карау буенча отсрочканы гаиләдә бердәнбер бала булган запастагы хәрби хезмәткәрләр генә ала ала. Әгәр бертуганнары булса, картларны һәм инвалид баланы карау буенча бурычлар аларга йөкләнәчәк.
Моннан тыш, махсус операция зонасына дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яисә хатыны дүртенче сабыен көтүче һәм йөклелекнең 22нче атнасында булган гаилә башлыклары китмәячәк. Әгәр срогы кимрәк булса, ир-егетне хәрби бурычларын үтәргә алып китәчәкләр. Бала дөньяга килгәч, хатыны хәрби комиссариатка тиешле белешмәләр китергәч, ул өенә кайта алачак.
– Сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәт үтмәгән кешеләргә өлешчә мобилизация кагыламы?
– Мин хәрби хезмәтне үтмәгән егетләрне мобилизацияләүгә катгый каршы. Бу очракта безгә хәрби хезмәтне белүче, күргән кешеләр таләп ителә. Ә армиядә булмаган кешене бу эшнең асылына өйрәтү өчен бер ай гына җитмәячәк.
– Чит илгә командировкага, яки шәхси эшләр буенча барырга теләүче запастагы хәрбиләргә ни эшләргә?
– Моның өчен граждан хәрби комиссариатка килергә һәм билгеләнгән үрнәктәге белешмә алырга тиеш. Без мобилизация ресурсының 1-1,5 процентын чакыру турында сөйлибез, һәм чит илгә чыгарга теләүченең әле кирәкле хәрби белгечлеге булмавы һәм шуңа күрә мобилизациягә эләкмәве ихтимал. Әгәр гражданны чакырырга җыенмыйлар икән, ул билгеләнгән белешмәне ала һәм үз эшләре буенча тиешле урынга китә ала.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: