+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2022, 13:33

Волонтерлар талады...

Кемнәр яңа кәсеп юлы тапкан? Сак булыгыз!

Волонтерлар талады...
Волонтерлар талады...

Уфа шәһәренең Русия урамында урнашкан йорттагы бер фатирда янгын чыга. Баксаң, хатынын аерган ир гаиләсеннән шулай үч ала. Тикшерүчеләр аның фатирга ут төртүен исбат итә, бүгенге көндә ул холык төзәтү колониясендә.

Бу хакта республика телевидениесендә сюжет чыга һәм фатир хуҗасы Эльмирага ( исеме үзгәртеп алынды) волонтерлар мөрәҗәгать итә. Алар фатирны чистартырга, ремонтлауга әзерләргә вәгъдә итә. Ханым аларның ярдәмен кушкуллап кабул итә, билгеле. Алар ярдәм итәргә килгәч, өлкән яшьтәге туганын күз-колак булырга калдырып, эшкә барып килергә була.

Фатирда чыккан янгында яшь хатынның барлык мөлкәте - киемнәре, җиһаз, йорт техникасы янып бетә. Бәхеткә, кайсыбер савыт-сабасы, кухня кирәк яраклары янмый кала. Бер кат күлмәктә калган хуҗабикә моңа да шөкер итә, әлбәттә. Ә эштән кайтканда аларыннан да җилләр искән була. Ялган волентерлар аларны урлап кача. Ниндидер ярдәм турында сүз дә юк, билгеле.

Бу мәхлуклар кеше хәсрәтендә акча эшләргә булган. Өч тиен өчен шундый зур гөнаһ алырга курыкмыйча, бумеранг турында оныткан "батырлар"...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: