+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2022, 20:20

Яшен-картын бергә җыйды “Сөмбелә”

Бүген Өлкәннәр көне уңаеннан Чишмә районының Келәш авылында “Сөмбелә” бәйрәме үтте.

Яшен-картын бергә җыйды “Сөмбелә”
Яшен-картын бергә җыйды “Сөмбелә”
Бу көн авыл мәдәният йорты каршында Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе ачылу белән дә истәлекле булды.

Бу уңайдан авыл кунаклар да кабул итте. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Әри авылы биләмәсе башлыгы Алмаз Моратов, “Ак калфак"ның актив әгъзалары һәм бүгенге көн сәбәпчеләре – өлкәннәр “Сөмбелә” бәйрәме кысаларында авыл биләмәсендә яшәүче уңган гаиләләр тарафыннан оештырылган көзге уңыш күргәзмәсе белән таныштылар.
Һәр яклап та булдыра авыл халкы. Әри авылында яшәүче Фәнүзә Бикамова үзенең кул эшләрен алып килгән.Әлеге вакытта бөтенләй башка өлкәдә эшләсә дә, барлык буш вакытын үзенең мавыгуларына багышлый: милли калфаклар, бизәнгечләр ясый, картиналар чигә. Тегү-бәйләүгә дә бик оста икән ул. Әйткәндәй, бу сәләтләре аңа нәнәсеннән күчкән.

Венера һәм Әсхәт Хәйретдиновлар авыл тормышының барлык тәмен һәм ямен тоеп яши: күпләп кош-корт асрыйлар, зур бакча үстерәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Күргәзмә-ярминкәдә бу гаиләнең уңганлыгын өстәлдә яткан зур күркә түшкәсенә карап та әйтергә була. Күркә үстерү һәркемнең дә кулыннан килми. Ә менә Хәйретдиновлар быел 10 баш үстереп суйган. Әсхәт Әхәт улы әйтүенчә, иң зурысы 18 килограмм тәшкил иткән. Әле менә өстәлдәгесе дә 14 килодан артык. Үрдәкләр дә төрлесеннән: кемдер мулард итенә өстенлек бирсә,  гади үрдәкләрне сатып алырга теләүчеләр дә булды.

Көзге уңыштан нинди генә композицияләр ясап куймаганнар! Һәрберсе үзенчәлекле, шул ук вакытта алар һәркемнең бакчасында үскән яшелчә-җимешләрдән төзелгән. Эре-эре сарымсаклар, төрле формадагы кабак, кишер-суган...  Боларның барысы да монда яшәүчеләрнең уңганлыгын, тырышлыгын чагылдыра.
Ул гына да түгел, җыр-биюгә дә осталар биредә. Мәдәният йорты каршында “Сандугач” дигән җыр, “Сердәшләр” бию ансамбльләре, шулай ук театр түгәрәге дә оешкан. Берләшеп авылда күркәм чаралар үткәрәләр. Ә бу көнне бәйрәм концертына Уфа шәһәренең “Нәүруз” ансамбле дә ямь өстәде. Кунакларның чыгышлары, изге теләкләре җыр-моң белән үрелеп барды. “Гаилә” үзәге психологы Марина Чемоданова да җыелучыларга бик яхшы киңәшләрен җиткерде.
- Бүгенге илебез өчен авыр вакытларда без – өлкәннәр, халкыбызга ничек ярдәм итә алабыз? Акыл, мәхәббәт белән! Балаларга тарихыбыз турында сөйләгез. Илебез тарихын белсәләр, гаилә, азатлык, тынычлык кебек рухи кыйммәтләр өстенлек итәчәк, - диде ул һәм бу гади булмаган вакытларда тагын да ныграк берләшеп, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген ассызыклады.
Мондый чаралар - милли йолаларыбызны саклау, яшь буынга тапшыру уңаеннан бик отышлы формат. Менә бу көнне дә Келәш мәдәният йортына өлкәннәр янына күпме балалар, яшьләр җыелды. Аларның һәммәсе үзе өчен нинди дә булса сабак алды, авылның уңганнары, барлык гомерләре хезмәттә узган әби-бабайлар белән танышып, алардан үрнәк алып яшәргә кирәклеген аңлаганнардыр, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: