Бузан тавы
Димнең уң ягында атамасы риваятьләргә кергән бик зур тау бар. Риваять буенча, борын заманда казахлар бер хатынны Казахстанга урлап алып китә. Тирәләрендә уйнап йөргән малайны да көчләп үзләре белән ияртәләр. Бу малайны ат көтүчесе итәләр.
Күпмедер вакыт үткәч, малай үзенең кайдан икәнлеген оныта. Берчак теге хатын инде егет булган бу малайдан: “Син, балам, үзеңнең кем икәнеңне беләсеңме?” – дип сорый. “Юк, белмим, минем әтием дә, әнием дә юк”, – дип җавап бирә егет. “Син Дим буеннан, сине дә, мине дә туган якларымнан урлап алып киттеләр. Котылырга теләсәң, ярдәм итәм. Мин – хатын-кыз, җитмәсә, картмын, кача алмам”, – ди бу хатын.
Бу бик ярсу егет була. Качар өчен үзенә бер өер ат әзерли һәм шуларны алып китә. Бик күп сулар, таулар үтә һәм туган якларына кайтып керә. Аны беренче булып ат көтүчеләр күрә. “Син кем, каян килдең?” – дип сорыйлар. “Мин – шушы яклардан урлап алып кителгән кеше. Исемем – Бузан”, – дип җавап бирә егет. Ул үзенең бер өер аты белән шушы тауда туктала һәм тора-бара халык бу тауны “Бузан тавы” дип атый башлый.
(1997 елда Бишбүләк районының Каныкай авылында Зиннур Бурангуловтан Рита Насыйрова язып алган.)
Каратау
Борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның бер уллары булган икән. Кояшка янган йөзе каралганнан каралганга күрә, аны яшьтәшләре “Каракай” дип йөрткән. Бик акыллы, зирәк һәм көчле егет булып җиткән бу. Ярышларда беренчелекне берсенә дә бирмәгән. Әтисенә, әнисенә бик зур ярдәмче булган бу Каракай.
Менә бервакыт болар яшәгән җиргә баскынчылар килә икән. Аларның уйлары – ирләрне үтереп, хатын-кызларны һәм балаларны әсир итү. Байлыкларын талау икән ниятләре. Кулларына корал тотарлык бөтен кеше баскынчыларга каршы чыга. Ике гаскәр бер-берсенә каршы килеп туктый. Бер як та сугышны башламый. Бер-берсенең көчләрен чамаларга тырышалар. Шулвакыт баскынчылар башлыгы алга чыга.
– Әйдәгез, – ди, – өч батырны бер-бер артлы чыгарып, көч сынатабыз. Кемнең батырлары җиңсә, шул җиңүче була, – ди икән.
Баскынчылар ягыннан бер Алып килеп чыга. “Болар кемне чыгарыр икән?” – дип торганда теге Каракай: “Мин чыгам”, – дип, Алып алдына чыгып баса. Баскынчылар батыры кычкырып көлә. Каракай аның килгәнен көтеп тора да, ажгырып, моның өстенә ташлана. Бернәрсәгә игътибар итми килгән Алыпны аяк чалып ега да башын чабып өзә. Барысы да аптырап кала, бик җиңел генә җиңгән кебек күренә аларга. Каракайның иң азаккы мизгелдә яшен тизлеге белән читкә тайпылуын һәм шул вакытта аяк чалуын игътибарга алган кеше булмый диярлек. Шуңа күрә алыш җиңел тоела.
Баскынчылар икенче батырларын чыгара. Бу батырлары тагы да зуррак икән. Каракай монысына каршы тагы: “Мин чыгам”, – ди. Элекке батырга кылыч белән чыкса, монысы белән сөңге сугышы башлана. Берәр мәртәбә ыргытышалар, тидерә алмыйлар. Икенче мәртәбә баскынчыларныкы ыргыта, Каракай очып барган җиреннән сөңгене тотып ала да күз иярмәс тизлек белән кире ыргыта. Баскынчыларның батыры үз сөңгесе белән җиргә кадала.
Баскынчылар башлыгы нишләргә белми хәзер. Өченче батырларын чыгарырга әзерләнәләр тегеләр. Бу вакытта Каракай туган як чишмәсенең суын эчеп, анасы пешергән икмәкне ашап ала. Аңа яңадан көч кереп китә һәм өченче батырга каршы чыга. Моны да җиңә.
Баскынчылар, мондый хәлне күреп, кире китә, ә Каракай – Кара батырга әйләнә. Бөтенесе дә аны батыр итеп таный һәм ихтирам итә. Халык аны шатланып каршы ала. Бик күп сугышларда катнаша һәм һәрвакыт Туган ил суы, Ана икмәге аңа көч бирә. Җиңелмәс батыр булып үлә ул. Аны Юрүзән һәм Караидел арасына күмәләр. Ул күмелгән җир зур, озын тауга әйләнә, дошманнарга киртә була. Шулай итеп, аның кабере дә халыкка хезмәт итә. Тауның атамасын исә Кара батыр хөрмәтенә “Каратау” дип йөртә башлаганнар.
(1972 елда Нуриман районының Кызыл Яр авылында Вәсбиямал Хәйбрахмановадан (1900 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Калатау һәм Калмык күле
Бу тауда калмыклар белән сугыш булган. Таудан түбәндә бер күл булган. Калмыкларга югарыдан бүрәнәләр тәгәрәткәннәр. Ышыкланып торыр өчен монда балчык өемнәре өйгәннәр. Шуннан бу тауны “Калатау” дип атый башлаганнар. Калмык күленең атамасы да шуннан калган.
(1977 елда Борай районының Кыдаш авылында Габдрахман Фәйзрахмановтан (1900 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Такыя тавы
Бик борынгы заманнарда шушы җирләрдә Такыя исемле батыр егет яшәгән, ди. Дошманнар яу белән килгәч, ул аларга каршы көрәшкә чыккан һәм батырларча һәлак булган. Туган җирен ярату, хөрмәтләү хисе аңарда шулкадәр көчле булган ки, хәтта ул Ватан өчен гомерен дә жәлләмәгән. Бу батыр егетне ырудашлары хөрмәтләп, иң биек тауга күмгәннәр. Шуннан бирле бу тау “Такыя тавы” дип йөртелә башлый.
Әлегә кадәр шундый ырым да яшәп килә: янәсе, батыр егет күмелгән тау аның ырудашларын дошман күзеннән саклап тора икән. Һәм чынлап та шулайдыр, чөнки Такыя тавын үтмичә, аның аргы ягында нәрсә барлыгын күреп булмый.
(1997 елда Балтач районының Балтач авылында Сөләйман Усмановтан Раушания Әхмәтшина язып алган.)
Үрәзикәй чишмәсе
XVII йөз урталарында авылда үзенең горурлыгы, чибәрлеге белән дан тоткан Үрәзи исемле кыз яшәгән. Чит җирләрдән килгән илбасарлар бу кызны әсир итеп алып китмәкче, кол ясамакчы була. Ләкин кыю кыз үз иркен саклап кала. Коллык хурлыгын үлем җәзасына алмаштыра. Баш бирмәгән кызны авыл читенә чыгарып, атып үтерәләр.
Авыл халкы аның үле гәүдәсен кадерләп тау итәгенә җирли. Кабернең баш очыннан чишмә бәреп чыга һәм аңа “Үрәзи” исеме бирелә. Тау да “Үрәзи” дип атала башлый.
(1998 елда Борай районының Кәшкәләү авылында Наилә Шәяхмәтовадан (1916 елгы) Айсылу Муллакаева язып алган.)