Туган авыл барыбызга да изге, газиз һәм кадерле. Шуның өчен дә без аны сакларга һәм якларга тиеш. Зиратлар – изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары җирләнгән. Аларны чистарту өмәсендә катнашу мәрхүм-мәрхүмә туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата да зур хөрмәт булып тора.
Авылыбызда өмә үткәрү турындагы башлангычны авылдашлар бердәм хуплады. Зиратны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип булачак.
Чуртанбаш авылында авыл зиратын чистарту буенча соңгы елларда зур эшләр башкарыла. Халыкның бердәм коллектив булып туплануы — матур күренеш. Быел да шушы өмәдә катнашучыларның күп булуы безне бик сөендерде. Зиратны чистарту өчен төрле район һәм шәһәрләрдән кайтучылар да күп булды.
Зират — авылның йөзе, диләр. Элек-электән теге яки бу авылда нинди халык яшәвен беләсең килсә, зиратына барып кара дигәннәр бит. Халык шуны онытмасын иде. Матур традициягә әверелгән шушындый өмәләр киләчәктә дә дәвам итәр дигән өметтә калабыз. Изге юлда, изге теләктә булучыларның киләчәге якты була.
Хөрмәтле авылдашлар, бердәм булсак, барлык эшләрне жиңеп чыгарбыз. Авылыбызга ешрак кайтып йөрегез. Ул ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, үзебезнең күңелләр дә тыныч булачак.
Резеда Зәкәри.