+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Октября 2022, 08:01

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
"Башгидрометүзәк" якындагы ике көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 3 һәм 4 октябрьдә һава торышының кискен үзгәреше күзәтелми, әмма төннәрен элеккечә салкын булуы көтелә.

Синоптиклар бүген, 3 октябрьдә, алмашынучан-болытлы һава торышын вәгъдә итте. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяктан, талгын. Көндез һава температурасы - +13, + 18 градус булачак.

Иртәгә, 4 октябрьдә, көн явым-төшемсез узачак. Көндез көчле җил булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы + 4, + 9, көнчыгыш районнарда -1 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез, алдагы көнне кебек үк, җылы булачак: +11, + 16 градус.

Фото: Горобзор.ру сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас