+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2022, 09:18

10 яшьлек бала гаиләсен уттан чыгарган...

Афәрин!

10 яшьлек бала гаиләсен уттан чыгарган...10 яшьлек бала гаиләсен уттан чыгарган...
10 яшьлек бала гаиләсен уттан чыгарган...

«Октябрьский нефтяник» гәзите хәбәр иткәнчә, янгын иртә белән булган. 10 яшьлек малай төтен исеннән беренче булып уянган. Ул югалып калмаган, ике яшьлек баланы кулына алган һәм әти-әнисен уяткан. Гаилә уттан чыга алган.

Янгын кече баланың бишеге янында урнашкан розеткадан башланган. Фатир хуҗалары капиталь ремонтны яңа гына тәмамлаган булган. Кызганычка каршы, хәзер гаиләгә бинаны яңадан ремонтларга туры киләчәк.

Фото: bash.news

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас