

3 октябрьдә Уфада бала зыян күргән авария булган. Бу хәлнең нечкәлекләре турында ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
«КамАЗ»да 56 яшьлек машина йөртүче Новороссийская урамы буйлап Хакыйкать урамы ягына таба хәрәкәт итә. Бу вакытта 13 яшьлек кыз җәяүлеләр кичүе аша үтеп бара. Кызганычка, каршы, водитель кызны бәрдергән.
Бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала һәм дәваханәгә озатыла. Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: bash.news