+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2022, 14:05

Грантлар конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды

Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фондының конкурс комиссиясе Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина рәислегендә 2022 елда яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә Башкортстан Республикасының коммерция карамагында булмаган Хөкүмәтнеке булмаган оешмалары өчен грантлар конкурсында җиңүчеләр исемлеген раслады.

Грантлар конкурсында җиңүчеләр исемлеге расландыГрантлар конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды
Грантлар конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды


17 коммерция карамагында булмаган оешма җиңүче булды, шуларның 7се беренче тапкыр Фондка грант ярдәме алды.
Яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларга грант конкурсы 9 тематика буенча узды: "Яшьләр хәрәкәте", "Вакыйгаларны оештыру", "Профессионализм", "Профилактика", "Мин - граждан", "АртГрант", "Медиа", "Ирекле ярдәмчелек" һәм "Белем".
Проектлар арасыннан «АртГрант» ка - 4 проект; «Вакыйгалар оештыру»га - 4 проект; «Профессиональлек»кә - 3 проект тәкъдим ителде.
Җиңүче проектлар иң актуаль юнәлешләрне колачлый һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге мөһим социаль проблемаларны хәл итә.
Конкурста җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән рәсми сайтта танышырга мөмкин https://грантыглавы102.рф/

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас