+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2022, 11:50

Җиңү белән кайтыгыз!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров “шәйморатовчылар” һәм аларның гаиләләре белән очрашты.

Җиңү белән кайтыгыз!Җиңү белән кайтыгыз!
Җиңү белән кайтыгыз!
"Хәрби бурычларны үтәгәндә җәрәхәтләнгән “шәйморатовчылар” һәм аларның гаиләләре белән очраштым. Егетләрнең реабилитация чоры узып бара һәм тиздән алар алгы сызыкка әйләнеп кайтачак. Әлегә аларга туганнары һәм якыннары янында булырга вакыт бирделәр.

Безнең хәрбиләр белән республика аларга ничек ярдәм итә алуы турында сөйләштек. Без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Оборона министрлыгына республикада Башкортстан хәрбиләре өчен госпиталь ачу турындагы тәкъдим белән чыгабыз. Өйдә стеналар да ярдәм итә. Моның өчен бездә барысы да бар — безнең медицина технологик яктан яхшы җиһазландырылган, табибларның кирәкле тәҗрибәсе бар, шул исәптән кыр хирургиясе буенча да — аларның күбесе Донбасста булды.
Егетләрнең кәефе яхшы, Ватаныбызны саклаучы якташларыбызга ярдәм итәргә ашыгалар. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән горурланабыз һәм алар өчен бик кайгырабыз.

Сезне чиксез хөрмәт итәбез һәм рәхмәтлебез, туганнар. Без сезнең гаиләләрне ташламабыз, борчылмагыз.
Сезне җиңү белән көтеп калабыз!" - диде республика Башлыгы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас