+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2022, 03:40

Һәлакәткә илтүче ләззәт

11 сентябрьдә һәм 3 октябрьдә Русиядә Аеклык көне билгеләнде.

Һәлакәткә илтүче ләззәтҺәлакәткә илтүче ләззәт
Һәлакәткә илтүче ләззәт
Аеклык һәм алкоголизмга каршы көрәш көненең төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тарту, балаларда һәм яшьләрдә алкогольгә бәйлелекне профилактикалау.

Хәзерге җәмгыятьтә алкоголизм проблемасы бик актуаль. Бөтендөнья статистикасы шуны күрсәтә: дөньяда ел саен якынча 3,3 миллион кеше алкогольнең зарарлы тәэсиреннән үлә. Бу үлем очракларының дүрттән өч өлеше ирләр арасында теркәлә. Бигрәк тә яшьләр арасында, ягъни 25 яшьтән 39 яшькә кадәр, үлем статистикасы коточкыч: бу яшьтәге үлем­нәрнең 25 проценты спиртлы эчем­лекләр куллануга бәйле. Моннан тыш, хроник алкоголикларның яше дә елдан-ел түбәнәя бара. Алкоголикның гомер озынлыгы эчмәгән кешенекен­нән уртача 15-20 елга кимрәк.
Алкоголь организмга йогынтысы буенча, аз-азлап кына кулланылса да, наркотикка охшаш. Моны табиблар да, алкогольгә бәйлелек кичергәннәр, яки якыннарының һәм туганнарының эчкече­легеннән җәфа чигүчеләр дә яхшы аңлый. Алкогольле эчемлекләр куллану аркасында зарарлы нәтиҗә­ләрне мондый төркемнәргә бүлеп була:
Физик сәламәтлекне югалту: күрү начараю, бавыр циррозы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, алкогольле психоз, эпилепсия, онкология – бу әле авыруларның тулы исемлеге түгел.
Шәхеснең деградациясе: хәтер начараю, интеллект кимү, эшкә сәләт, яшәү белән кызыксыну югалу.
Социаль контактларның өзелүе: эшне, дусларны югалту, гаилә таркалу.
Җинаять кылу: исерек хәлдә урлашу, талау, үтерү.
Алкоголик гаилә әгъзаларының тормышын түзеп булмаслык итә, һәм еш кына аның якыннарына һәм туганнарына психологик ярдәм таләп ителә. Ярдәм һәм дәвалану өчен сез махсус оешмаларга мөрәҗәгать итә аласыз.
Әйткәндәй, бөтен дөньяда Аеклык көне 3 октябрьдә билгеләнә. Датаның рәсми статусы булмаса да, күп илләр­дә зур акцияләр һәм тематик чаралар уза. Дата юкка гына сайланмаган: бу — бөтен гомерен эчкече­леккә каршы көрәшкә багышлаган Америка активисты Джон Финчның үлгән көне. Кыска гына гоме­рендә ул берничә дистә аеклык оешмасы оештырырга, йөзлә­гән мәгърифәтчелек лекциясе һәм семинар үткәрергә өлгергән, анда ул алкогольнең зыяны турында сөйләгән. Джон Финч 1887 елның 3 октябрендә үлгән, һәм күп­санлы шә­кертләре, аның эшен дәвам итеп, үз илләрендә һәм чит илләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган.
Шул вакыттан алып ел саен 3 октябрьдә Бөтендөнья аеклык көне билгеләп үтелә, бу бәйрәм идеясен, Русияне дә кертеп, дистәләгән ил хуп­лый. Шуңа күрә безнең илдә Аеклык көнен елга ике тапкыр — 11 сентябрь­дә һәм 3 октябрьдә билгелиләр.

Алкоголь турында 5 факт
* Русиянең иң күп эчүче шәһәре дип Саратов танылган. Икенче урында — Ханты-Мансийск, өченчедә — Пермь. Санкт-Петербург бу антирейтингта — 11нче, Мәскәү 16нчы урында.
* Аракы — дөньяда иң таралган спиртлы эчемлек. Ел саен аны 5 миллиард литрдан артык кулланалар. Ә 31 гыйнварда аракының туган көне билгеләп үтелә: нәкъ менә бу көнне 1865 елда Дмитрий Менделеев “Спиртны су белән кушу турында” дигән докторлык диссертациясен яклаган.
* Алкоголь интеллектка тискәре йогынты ясый, ми эшчәнлегенә зыян китерә. Әгәр дә даими рәвештә спирт­лы эчемлекләр куллансаң, интеллект күрсәткече даими түбәнәя­чәк.
* Алкогольне даими кулланган кешенең гомер озынлыгы кими. Эч­кән кешеләр уртача 10-15 елга азрак яши.
* Алкоголь көчле бәйлелек тудыра. Аны аз-азлап куллану да бәй­лелеккә китерергә мөмкин.

САННАР НИ СӨЙЛИ?

* Җан башына кулланылган алкоголь күләме буенча Русия дөньяда 5нче урынны били. Русиянең иң күп эчүче ил булуы турындагы стереотип расланмаган: беренче урынны Литва алган.
* 41 ил дәүләт дәрәҗәсендә кибетләрдә каты алкоголь сатуны тыйды. Бу илләр арасында Һиндстан, Исландия, Мисыр һәм Швеция бар.
* Алкогольне артык куллану аркасында ел саен 3,3 миллион кеше үлә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас