+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 октябрь 2022, 09:20

Мобилизацияләнгәннәр өчен посылкаларны кайда кабул итәләр?

Уфада мобилизация чикләрендә чакырылганнар өчен посылкалар кабул иту һәм озату пунктлары эшли башлады. Бу хакта "Аңлатабыз_Башкортстан" хәбәр итә.

Мобилизацияләнгәннәр өчен посылкаларны кайда кабул итәләр?Мобилизацияләнгәннәр өчен посылкаларны кайда кабул итәләр?
Мобилизацияләнгәннәр өчен посылкаларны кайда кабул итәләр?


Посылканы ничек җыярга?
. мобилизацияләнгән кешенең исем-шәрифен күрсәтергә;
  аны озату көнен күрсәтергә;
  телефон номерын күрсәтергә;
  посылка яхшы итеп төрелгән, тик ябыштырылмаган булырга тиеш.

Түбәндәге әйберләрне тапшырырга мөмкин:
  җылы кием-салым;
  перчаткалар;
  башлыклар;
  йоклау өчен капчыклар;
  яңгырдан саклаучы плащлар;
  фонарьлар;
  шәхси гигиена әйберләре;
  дарулар - фабрика төргәгендә;
  азык-төлек - озак вакыт саклана торганнары;
  тиз бозыла торган азык-төлек, пыяла савыттагы әйберләр, спиртлы эчемлекләр озату тыела.

Посылкалар кабул итү бүлекләренең адреслары:
  Дим районы: Ухтомский урамы, 3, (Дим районы хакимияте). Эш вакыты: 09.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 227-11-18;
  Калинин районы: Первомайская урамы, 91 («Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе). Эш вакыты: 9.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә тел.: 8 (347) 265-74-74;
  Киров районы: Пушкин урамы, 85, 105нче бүлмә, (Киров районы хакимияте). Эш вакыты: 09.00-20.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 279-90-10;
  Рабкорлар урамы, 2/9 (Советлар Союзы Герое С. И. Зорин исемендәге яшьләр үзәге). Эш вакыты: эш көннәрендә 14.00-20.00 сәгатьтә;
  Искино авылы, Искинская урамы, 59 (мәдәният йорты). Эш вакыты: ял көннәрендә 09.00-18.00 сәгатьтә;
  Ленин районы: Мостай Кәрим урамы, 19, 302 һәм 304нче бүлмәләр (Ленин районы хакимияте). Эш вакыты: 09.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 229-04-39, 8 (347) 229-04-08;
  Октябрь районы: Русия урамы, 153 («Буревестник» үсмерләр клубы, 1нче кат). Эш вакыты: дүшәмбе-шимбә - 09.00-21.00, якшәмбе - 10.00-18.00 сәгатьтә, тел.: 8 (347) 284-81-32;
  Орджоникидзе районы: Тынычлык урамы, 7 («Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе). Эш вакыты: 9.00-18.00 сәгатьтә, эш көннәрендә, тел.: 8 (347) 240-39-46;
  Совет районы: Комсомол урамы, 29 («Апельсин» үсмерләр клубы). Эш вакыты: эш көннәрендә - 09.00-21.00 сәгатьтә, якшәмбе 10.00-18.00 сәгатьтә, тел.: 8 (347) 282-38-33.

Фото: ВКонтакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас