+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2022, 10:32

"Башымны типкәләделәр..."

Башкаланың Сипайлово бистәсендә яшәүче кыз үз йорты алдында бәлагә тарыган.

"Башымны типкәләделәр..."
"Башымны типкәләделәр..."

22 яшьлек Зөлфия сүзләренчә, ул иртә белән даруханәгә юл алган. Әмма подъезд бусагасыннан чыгарга да өлгермәгән, аңа шул ук йортта яшәүче берничә кеше ташланган, таларга маташкан. Кызны кыйнаганнар, телефонын ватканнар һәм сумкасын ертканнар.

«Безнең өйдә наркоманнар яши, миңа алар һөҗүм итте, кыйный башладылар, башымны типкәләделәр. Полициягә бардым, гариза калдырдым. Минем эчем хәзер кара-зәңгәр төстә, башымда шеш, күзем күгәргән, терсәкләрдә, тез астында җәрәхәтләр", - ди Зөлфия.

Кыз сүзләренә караганда, Замандашлар урамындагы 4 нче йортны наркоманнар "үз иткән". Монда берьюлы ике фатир притонга әверелгән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында гаризаның булуын раслаганнар. Ләкин, вакыйганың сәбәбе дип, шул ук йортта яшәүче хатын-кыз белән килеп чыккан конфликт атала.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: