Төркем әгъзалары эвакуацияләнгән гражданнарга Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә үткәрелгән референдумда катнашырга ярдәм итү, вакытлыча урнашу пунктларында яшәүче гражданнарны ведомствоара кабул итү нәтиҗәләре, җылылык сезонына әзерлек, эшкә урнашу мәсьәләләре һ. б. турында фикер алышты.
Рөстәм Әхмәдинуров сүзләренә караганда, вакытлыча урнашу пунктларында яшәүче гражданнарны барлыгы җиде ведомствоара кабул итү үткәрелгән.
— Төп мәсьәләләр — яңа уку елына әзерлек, туклану, транспорт белән тәэмин итү, эшкә урнашу, референдумда катнашу, — диде эшче төркем җитәкчесе. — Башкортстан территориясендә шушы төбәктән ике меңгә якын кеше яши, шуларның 700гә якыны — вакытлыча урнашу пунктларында. Бездә кешеләр тавыш бирә алсын өчен барлык тиешле шартлар да тудырылды. Тавыш бирү барышын Бөекбритания, Мозамбик, Босния һәм Герцеговина халыкара күзәтүчеләре күзәтте. Алар референдумны оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде. Тавыш бирү тәмамланды. Бу процесста кешеләр бик теләп катнашты.
Республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин вакытлыча урнашу пунктларының җылыту сезонына әзерлеге турында сөйләде.
Парламентның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, эшче төркем рәисе урынбасары Милана Скоробогатова әлеге пунктларда яшәүче гражданнарны ведомствоара кабул итү нәтиҗәләрен хәбәр итте.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников эшкә урнаштыруда ярдәм итү турында бәян итте. Эшче төркемнең алдагы утырышын үткәргәннән соң узган ай ярым эчендә вакытлыча урнашу пунктларында яшәүчеләр арасында эш белән тәэмин ителүчеләр саны бер ярым тапкырга арткан: эшкә яраклы яшьтәге гражданнарның 50 процентына кадәр шөгыльле булган. Бу — нигездә, мәшгульлек хезмәтенең актив эше нәтиҗәсе. Шул ук вакытта, аларның 18 проценты гына рәсми урнаштырылган. Күпләр рәсми рәвештә урнашмый, чөнки өйләренә кайткач эзәрлекләүләрдән һәм коллаборационизмда гаепләүләрдән курка.
Эшче төркем әгъзалары, референдум нәтиҗәләре билгеле булгач, хәл үзгәрер, дип өметләнә. ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Русия составына керүе белән әлеге территорияләр халкына Русия Федерациясе законнарында каралган барлык хезмәт гарантияләре дә кагылачак. Хәзерге вакытта Башкортстанда “Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы халкына ярдәм” хәйрия проекты гамәлгә ашырыла. Ул Шәһәрне үстерүнең иҗтимагый фонды акчалары исәбенә финанслана.
Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина акциянең соңгы нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Утырышта вакытлыча урнашу пунктларында яшәүче гражданнар өчен бәйрәм көннәре алдыннан концертлар оештыру турында да әйтелде. Башкортстанның әйдәп баручы иҗат коллективлары катнашлыгында мондый тәүге концертлар 6-7 октябрьдә узачак. Алар референдум нәтиҗәләренә һәм Республика көненә багышланачак.