+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Октября 2022, 05:28

"Юк! Кисмим мин сезнең чәчне!"

Һәр көне - яшәү өчен көрәш. Кемнең теле әйләнгән аны кимсетергә?!

"Юк! Кисмим мин сезнең чәчне!""Юк! Кисмим мин сезнең чәчне!"
"Юк! Кисмим мин сезнең чәчне!"

Уфада яшәүче 20 яшьлек Лиза терәк-хәрәкәт аппараты сырхавыннан (ДЦП) җәфа чигә. Кызның әнисе Лиза өчен чәч формасы уйлап тапкан: ян-якларын кырып алырга һәм өстән "койрык" калдырырга.

"Ул, нигездә, уң ягында ятып кына тора, чәче озын булса, борчыла. Мин аңа менә шундый яшьләрчә бер прическа уйлап таптым" - ди әнисе Әлфия.

Шимбә көнне ул кызы белән чәчтарашка барган, ләкин андагы мастер кызны хезмәтләндерүдән баш тарткан. Җитмәсә, дорфа сүзләрен дә кызганмаган!

Әлфия бу проблема турында социаль челтәрләрдә язган. Чәчтараштан бер ир аның белән элемтәгә кергән, хәлне ачыкларга вәгъдә биргән, ләкин гафу үтенмәгән.

Соңрак чәчтараш хезмәткәрләре белән әңгәмә уздырулары билгеле була һәм хәзер анда, инвалид коляскаларындагы кешеләрнең чәчен кисү белән проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел, диләр.

Тупаслыкка түзеп торырга, үпкәңне яшереп калдырырга түгел, димәк. Әфарин, Әлфия!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас