+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 октябрь 2022, 07:00

Депутатлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә акча җыйган

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Украинадагы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм фондына 15шәр мең сум акча җибәрәчәк.

Депутатлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә акча җыйганДепутатлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә акча җыйган
Депутатлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә акча җыйган

Ярдәмнең гомум күләме 1,5 миллион сум тирәсе булачак. Бу хакта 5 октябрьдә республика Дәүләт җыелышы Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов хәбәр итте.

Вице-спикер депутатларның керем дәрәҗәсе төрлечә булуы турында әйтте. Парламентта табиблар, педагоглар, шулай ук эшкуарлар, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бар, шуңа күрә зуррак сумманы җыю мөмкин түгел.

- Әмма без финанс мөмкинлекләре булган коллегаларыбыз ярдәмне тагын да арттырыр дип өметләнәбез, — ди депутат. - Гадәттә шулай була да инде. Безнең депутатлар арасында мөмкинлекләре булган ярдәмчел кешеләр аз түгел. Моның төп мисалы - пандемия. Ул башлану белән кайбер депутатларыбыз зыян күргән гражданнарга, социаль, мәгариф учреждениеләренә миллионнарча һәм хәтта дистәләгән миллион сумга ярдәм күрсәтте.

Фото: "ЧПБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас