Белгеч-волонтерлар йорт яки хуҗалык буенча социаль, психологик, көнкүреш ярдәме күрсәтә, мөрәҗәгать итүче исәбенә беренче кирәк-яракларны китерә ала-мәсәлән, даруханәдән дарулар һәм азык-төлек. М. М. Шәйморатов исемендәге штаб көн саен-9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли Ярдәм алу өчен шалтыратыгыз: 8 (800) 201-89-03 Башкортстанда волонтерлык үзәкләренең адресларын һәм телефоннарын белү өчен әлеге сылтама буенча узыгыз: https://vk.cc/chaeaW Әгәр сез үзегез дә волонтер булырга – махсус операциядә катнашучыларның туганнарына һәм гаиләләренә булышырга телисез икән, колл-үзәк телефоны яки Башкортстан территориясендә "Бердәм Русия"нең теләсә кайсы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез.