Башкортстан халкы бер атна эчендә социаль челтәрләрдә өлешчә мобилизация буенча дүрт меңгә якын мөрәҗәгать юллаган.
12 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары: “Инцидент менеджмент”, “Дәүләт хезмәтләре”, “Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасы халыкның өлешчә мобилизациягә кагылган 3409 хәбәрен теркәгән. Бу, бер атна элеккегә караганда, 2685кә күбрәк.
Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Башкортстан ЦУРы республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары белән берлектә соңгы атнада барлыгы 6 386 инцидентны эшкәрткән.
Менә шуларның берничәсе. Ел башында Туймазы шәһәрендә яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә Чапаев урамы, 22нче йорт ихатасында юл убылуга зарланган. Бу хәбәрне Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары эләктергән. Мөрәҗәгать Туймазы районы хакимияте хезмәткәрләренә тапшырылган. Былтыр “Туймазы җылылык челтәрләре” оешмасы эшчеләре монда торбаларны алыштырган булган икән. Эшләр тәмамлангач, участок асфальтланган. Ләкин соңрак бу урында җир убыла башлаган...
Подрядчы оешма хезмәткәрләре, урынга чыгып, территорияне тикшергән һәм җир басылганнан соң асфальт-бетон катламы җимерелүен ачыклаган. Участок вакытлыча ком белән капланган. Ә соңрак, сентябрьдә, “Туймазы җылылык челтәрләре” оешмасы хезмәткәрләре юл участогын тулысынча ремонтлаган.
Башкалада яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә Уфада Сипайловская урамында автомобиль юлы участогы яктыртылмауга зарланган. Ул үзенең мөрәҗәгатен 30 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров битендә калдырган һәм аны Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары теркәгән.
Караңгы юллар — аварияләр чыганагы. Башкортстан ЦУРы Уфа шәһәре хакимиятеннән коллегалары белән элемтәгә кергән һәм соңгылары мәсьәләне контрольгә алган.
Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары Салават шәһәрендә С. Юлаев бульвары буенча урнашкан Көнкүреш йорты янында юл аша сузылган электрүткәргечләрдә ботак эленеп тора, дигән хәбәрне теркәгән. “Без бу хәлне эшкә алдык һәм шәһәр хакимияте белән элемтәгә кердек. 19 сентябрьдә шәһәр территориясендә тышкы яктыртуны ремонтлау белән шөгыльләнүче подрядчы оешма хезмәткәрләре чыбыклардан коры ботакларны алып ташлаган. Ә 26 сентябрьдә агачның ботакларын кискәннәр. Аларны төяп, алып киткәннәр.
Тагын бер инцидент. Яз көне Уфада яшәүче бер ханым Карл Маркс, 69 адресы буенча Куйбышев тимер юлы идарәсе янындагы юлны төзекләндерүне сораган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган. Әлеге эшкә Совет районы хакимиятендәге хезмәткәрләр дә кушылган. Бу юлны ремонтлау әлегә планга кертелмәгән булса да, кешеләрнең теләге исәпкә алынган. Сентябрьдә коммуналь хезмәтләр әлеге адрес буенча җәяүлеләр өчен юлны төзекләндергән.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.