Республика һәм ил тарихында якты эз калдырган халык героеның кыска гомере турында Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков сөйләде.
- Безгә, журналистларга, Шаһит Ходайбирдин исеме бик якын һәм кадерле. Бу кеше 28 ел гына яшәгән. Ләкин бу еллар дәвамында аның исеме безнең республика елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Шаһит Ходайбирдин бик катлаулы тарихи чорда яшәгән һәм эшләгән.
Кырык елдан артык элек, 1981 елның 4 декабрендә, монда Шаһит Ходайбирдин һәйкәле ачылды. Без биредә тантаналы чаралар – Матбугат һәм абунәче көннәре уздырабыз, журналистларга бүләкләр тапшырабыз, - диде Вәдүт Гайфулла улы. - Безнең журналистлар ел саен Ш. Ходайбирдин исемендәге премиягә конкурста катнашалар. Журналистика өлкәсендәге иң яхшы эшләр өчен әлеге республика премиясе Башкортстан журналистлары арасында иң дәрәҗәлесе һәм хөрмәтлесе булды. Бүген бездә әлеге премиянең 128 лауреаты бар. Озакламый бу исемлеккә тагын өч яңа исем өстәләчәк.
Аннары "Иң яхшы журналистик әсәр" Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләренә дипломнар һәм иҗади берләшмәнең яңа әгъзаларына таныклыклар тапшырылды.