Волонтер буласың киләме?
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Интернет челтәрендә "Бердәм Русия" волонтерлык үзәге активистларына багышланган пост бастырган.
"Бүген минем "Башкортстанның искиткеч кешеләре тормышы" рубрикасында "Бердәм Русия" волонтерлык үзәге активистлары.
Илеш районыннан Вадим Шәрипов Башкорт дәүләт университетының Юридик факультеты магистратурасында укый. Коронавирус белән көрәшкәндә автоволонтер булып эшләде. Моңа аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтте – азык-төлек һәм дарулар таратты. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Вадим Донбасс халкына, Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннардагы сугышчыларга гуманитар йөк җыю һәм озатуда актив катнаша.
Уфа кызы Гөлшат Каюмова – массажист. Пандемия вакытында ул шалтырату үзәге операторы һәм волонтер булып эшләде. Бөрҗән районында урман янгыннарын сүндерүдә дә ярдәм итә.
Бүген безнең активистлар тагын алгы сызыкта. «Шәйморатовчылар» волонтерлык штабы эшли башлаган көнне Вадим Шәрипов автоволонтерлар сафына керде, ә Гөлшат Каюмова кол-үзәк операторларына кушылды.
Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы «Бердәм Русия» партиясе һәм аның урындагы бүлекчәләре базасында көн саен 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Ул бүген илебезне яклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен оештырылды.
Әгәр дә сез дә волонтер булырга телисез икән, колл-үзәккә 8-800-201-89-03 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. «Бердәм Русия»нең төбәк бүлекчәсенең урындагы бүлекчәләре контактлары түбәндәге сайтта: https://bashkortostan.er.ru/locals", дип язган ул.