+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Октября 2022, 05:35

Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур

Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалында студентлар аларны нәтиҗәле үзләштерсен өчен бердәм коллектив зур көч сала.

Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зурЭшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур
Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур
Агымдагы елның 25 июлендә Русия Президенты Владимир Путин 2 октябрьдә Һөнәри белем бирү көнен билгеләү турында указга кул куйды. Аңа ярашлы, яңа бәйрәм урта һөнәри белем бирүне үстерү һәм популярлаштыру максатын күз уңында тота.

Тарихка бер караш
Әйткәндәй, әлеге бәйрәм юктан гына пәйда булмады, аның тимер юлы транспорты белән бәйле үз тарихы һәм традицияләре бар. 1940 елның 2 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан “СССРның дәүләт хезмәт резервлары турында” карар кабул ителә. Ул дәүләтебездә өч төрдәге махсус уку йортлары: һөнәрчелек һәм тимер юлы училищелары, шулай ук фабрика-завод мәктәпләрен булдыруны беркетә. Бу исә илебездә һөнәри белем бирү системасы үсешенә ныклы этәргеч бирә.
Бүген дә эшче кадрлар әзерләүгә зур игътибар бүленә. Агымдагы елда урта һөнәри белем бирү уку йортлары “Профессионалитет” федераль проектын тормышка ашыруга кереште. Әлеге проект яшьләргә югары квалификацияле эшче белгечлекне кыска вакыт эчендә үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Йолаларга тугрылык
Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы да заман белән бергә атлый. Киләсе елда 90 еллык юбилеен билгеләүче әлеге уку йорты илебезнең төрле почмакларында яшәүче меңләгән яшь кешегә һөнәри белем биргән, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән.
Аның тарихы район тарихы белән тыгыз бәйле. Ул 1933 елда оеша – Кырмыскалы авылында бригадирлар әзерләү буенча биш айлык район колхоз мәктәбе ачыла. Кызганычка каршы, арытаба үсешенә Бөек Ватан сугышы комачаулый. Укытучылар һәм курсантлар фронтка китә, ә бу авыр елларда мәктәп биләмәсендә атларны сугышка озату буенча җыелу пункты оештырыла. Шул чордагы авырлыкларга карамастан, мәктәп эшчәнлеге туктатылмый.
Сугыштан соң, 1946 елда колхоз мәктәбе районара колхоз мәктәбе дип үзгәртелә һәм биредә республика­бызның башка районнары вәкилләре дә уку мөмкинлеге ала.
1947- 48 уку елында ул хисапчылар әзерләү белән генә шөгыльләнә һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының бер еллык авыл хуҗалыгы мәктәбе итеп үзгәртелә. 1952 елдан мәктәп янә үзгәрешләр кичерә һәм биредә колхоз бухгалтерларын әзерли башлыйлар. 1959 елда Башкортстанның Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы карамагыннан Башкортстан һө­нәрчелек-техник белем бирү идарәсенә тапшырыла. Бөтен ил буйлап һөнәрчелек-техник белем бирү сис­темасының үсеше белән бәйле, 1963 елда уку йорты 29нчы һөнәрчелек-техник авыл училищесы итеп үзгәртелә.
1987 елдан ул – 143нче һөнәри училище, ә 2012 елдан һөнәрчелек лицее статусын ала. 2015 елдан башлап Авыргазы күппрофильле коллед­жының Кырмыскалы филиалы буларак эшчәнлеген алып бара. Әлбәттә, заман таләпләре үзенекен итә, хәзер биредә күптән инде бухгалтерлар әзерләмиләр, бу исә хезмәт базарында хисапчыларга ихтыяҗ кимү белән бәйле. Заман башка – заң башка, дигәндәй, тормышыбызга килеп кергән яңа технологияләр белән эш итүче белгечләр кирәк. Шуңа хәзер биредә “Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры”, “Усадьба хуҗасы”, “Тракторчы-машинист”, “Эретеп ябыштыручы” һөнәр­ләре буенча белгечләр әзерлиләр.
 
Эретеп-ябыштыручылар һәркайда кирәк
Бүгенге көндә биредә, Кырмыскалыдан тыш, Архангель, Чишмә, Гафури, Уфа районнарыннан 300гә якын студент бюджет исәбенә белем ала. Укыту буенча директор урынбасары Юлия Кадакова билге­ләвенчә, барлык белгечлекләр буенча курслар тулысынча комплектланган. “Эретеп-ябыштыручы” юнәлеше буенча төркемгә 25 кеше генә кабул ителсә, быел өстәмә рәвештә тагын ике егетне алганнар. Бу белгечлекне үзләштерү теләге бик көчле булуын күреп, егетләрне кире бормаганнар. Бүгенге көндә бу иң таләп ителгән һәм югары бәһаланган һөнәрләрнең берсе. Шунысын да әйтергә кирәк, бу белгечлекне хәзер кызлар да үзләштерә башлаган. Шуларның берсе – Анна Яковлева. Әле ул 2нче курста укый. Практик дәресләргә зур теләк белән йөри, укытучысы кызның эшеннән канәгать.
Колледжны тәмамлаучылар Башкортстанда гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендәге эре пред­приятиеләрдә эшли. Әйтергә кирәк, соңгы елларда чыгарылыш укучыларының белемнәрен WorldSkills стандартлары нигезендә махсус компетенция базарларында бәялиләр. Бу чемпионатта Илсур Бәширов өч тапкыр кат­нашкан. Шулай ук агымдагы елда ул “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында беренче урын алып, әлеге вакытта республикабыз данын Мәскәү шәһәрендә узачак бәйгедә якларга әзерләнә. Илсур укыган вакытта “Кировец-Уфа” җитештерү-техник үзәге җәмгыя­тендә практика үтә, соңыннан тырыш егетне бирегә эшкә чакыралар. Дәрәҗәле бәйгедә катнашу өчен әле ул кыска отпуск алып, барлык вакытын үзенең укытучылары – производствога өйрәтү мастеры Радик Кәримов һәм теория курсын алып баручы Халит Йосыпов җитәкче­легендә осталыгын камилләштерә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Кировец-Уфа” җәмгыяте белән уку йорты арасында ныклы хезмәт­тәшлек күпере булдырылган. Узган елда Кырмыскалы районында эшчәнлеген җәелдергән Үзәк колледжга 900 мең сумнан артык иганә ярдәме күрсәтте. Уку бүлмәсенә тулысынча ремонт үткәреп, барлык кирәк-ярак белән җиһазландырды. Шул ук вакытта колледж студентлары әлеге оешмада түләүле практика үтә, Илсур кебек иң тырыш егетләрне соңыннан эшкә чакыралар. Әлеге вакытта өч чыгарылыш укучысы хезмәт юлын эретеп-ябыштыручы сыйфатында шунда башлап җибәргән. Шулай ук МТС “Нива”, “Урожай”, “Монолит” җәмгыятьләре дә студентларны түләүле практика үтүгә теләп чакыра.
Кадрлар барысын да хәл итә
Колледжда яшьлек хыялларына канат куярга булышучы укытучылар эшли. Агымдагы уку елыннан филиалга педагогикада бай тәҗрибәле Марат Тимер­җан улы Әбүбәкеров җитәкчелек итә. 16 хезмәткәр арасында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты да бар – Мөхәммәтшин Рәфис Рәис улы. Ә Халит Йосыповның гомум педагоик стажы өч дистә елдан артык, шуның 11 елы әлеге уку йорты белән бәйле. Тәҗрибәле укытучыда теорияне үзләштергән­нән соң укучылар эретеп-ябыштыру осталыгын гамәлдә Радик Кәримовтан өйрәнә. Радик Гыйззәт улының бу — төп һөнәре, ә хаклы ялга чыккач, тәҗрибә белән уртаклашу өчен аны колледж җитәкчелеге бирегә эшкә чакырган. Остазлар әйтүенчә, укучыларның күбесе бу һөнәрне үзләштерүгә үзләре теләп килә. Кулында тимер эретерлек егетләрне берничә ай эчендә билгеләп була, ди алар.
 
Бүләк тә алдылар, тәҗрибә дә уртаклаштылар
Нәкъ шундый студентлар, уку йорты данын яклаудан тыш, башка иптәшләренә осталык дәресләре дә оештыра. Мин килгән көнне Булат Мөхәммәтҗанов, Николай Бердоносов, Ярослав Глазков һәм Илсур Бәширов үзләренең осталыгын профессионалларга күрсәтергә дә батырчылык итте.
“Монолит” җәмгыяте җитәкчелеге бирегә бу көнне юкка гына килмәде. Әтиле-уллы Илдар һәм Кадыйр Кучаевлар колледжга эретеп-ябыштыру аппараты бүләк итте. Студентларның тормышы, уку шартлары белән дә кызыксындылар. Эшләрен карап, үзләренең профессионал киңәшләрен дә бирделәр. Бу эштә аларның “ас” булуын белмәгән кеше юктыр. Кучаевлар­ның изге эшләре турында да бик күп сөйләп була. Менә аргон белән эретеп-ябыштыру аппараты да уку йортына бик кирәк иде. Узган елда “WorldSkills”та Илсурга уңыш яуларга әнә шундый аппаратта эш тәҗ­рибәсе җитәрлек булмау комачаулык итте. Хәзер инде аппарат бар, һөнәри осталыгын бераз шомартса, җиңүенә шик калмый.
Киләчәктә студентлар белемнәрен гамәлдә камилләш­терә алсын һәм эретеп-ябыштыру эшен ныклап, барлык үзенчәлекләрен белеп өйрәнсен һәм кулларын шомартсын өчен Кучаевлар торба сыныклары да алып килергә вәгъдә итте. Әйе, тимер хәзер бик кыйммәт, уку йортының һәр нәрсәгә финанс мөмкинлеге җитми. Ә мондый ярдәм кулы сузарга әзер торган кешеләр булганда, эшләр тагын да яхшырыр, укучы­ларның әзерлек сыйфаты артыр, дип ышанасы килә.
 
Яңа идеяләр, яңа планнар
Марат Тимерҗан улы җиң сызганып эшкә тотынган. Җитәкче түләүле курслар ачу турында да сүз кузгатты. Әйткәндәй, уку йортының мондый эшчәнлек өчен лицензиясе бар. Әйтик, иң таләп ителгән һөнәрләрнең берсе – эретеп ябыштыручы белгечлеген төрле яшьтәге кешеләр үзләштерә алачак. Шул ук вакытта уку йорты студенты үз белгечлегеннән тыш, тагын бер һөнәр үзләштерәсе килсә, алар өчен зур гына ташлама да каралган. Уку вакыты — өч ай. “Тракторчы-машинист” белгечлеге буенча да түләүле курсларга кабул итү бара. Киләчәктә “В” һәм “С” категорияләре водительләр әзерләү буенча түләүле курс ачу да планда бар, моның өчен Мәгариф министрлыгыннан рөхсәт көтәләр. Берничә ел элек сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Официант” курслары ачылган булган. Уку вакыты — 1 ел. 11 кеше укып, кулларына махсус документ – таныклык алып чыккан һәм аларның барысы да эшкә урнашкан. Кызганычка каршы, агымдагы елда укучылар җитәрлек җыелмагач, төркемне ябарга мәҗбүр булганнар. Ләкин алдагы елларда бу курсны тергезү нияте белән яналар. Чөнки районда кафе-рес­тораннар, ашханәләр җитәрлек, колледжны тәмамлау­чылар эшсез калмаячак. Сәламәтлек мөмкин­лек­ләре чикле кешеләр өчен ул үсү, камилләшү, җәм­гыятькә яраклашу өчен дә бик яхшы булыр иде, ди җитәкче. Әлеге курсны ачу өчен укырга теләүчеләр генә кирәк.
Урта һөнәри белем бирү йорты коллективы йолаларга тугры калып, аның данын тагын да арттыру өчен күп көч сала, яңа идеяләр һәм яңа планнар бе­лән эшчәнлеген дәвам итә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур
Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур
Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас