Дуслар авыр чакта сынала, диләр. Олыкүллеләр дә мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында үз теләкләре белән инициатив төркем төзегән. Аның башлангычында Олыкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лира Ермолаева тора. Мобилизациягә аның тормыш иптәше дә эләккән. Лира Фәрит кызы әйтүенчә, дуслары, туганнары, авылдашлары: сезгә ничек ярдәм итә алабыз, дип мөрәҗәгать итә башлыйлар. Аңа кадәр ул ирләрен озаткан берничә хатын-кыз белән Ватсапта “Яугирләргә ярдәм” дигән чат ачкан була. Анда алар бер-берсе белән төре хәбәрләр белән уртаклаша, иптәшләренә ярдәм итү уңаеннан төрле мөмкинлекләрне эзли. Әлегә чатка якыннары мобилизациягә эләккән башка авыл кешеләре дә кушыла. Ярдәм итәргә теләүчеләрнең саны артканнан-арта бара, әле анда 300гә якын кеше исәпләнә. Шулай, бергәләшеп махсус хәрби операция урыннарына юлланган егетләргә посылкалар җибәрү эшен дә көйлиләр.
Авылдашлары, оста тегүче Галия Бикбаева балаклавалар (бәйләнгән баш киеме, шлем) тегәргә тәкъдим итә. Бу эшкә Динара Мурашева да актив кушыла. Өстәвенә, район хакимиятеннән дә шундый заказ килә. Һәм хатын-кызлар үз көчләре белән бу эшне тиз арада башкарып чыга һәм 150 данә балаклава тегеп, Казан шәһәренә озата.
Олыкүлдә шундый инициатив төркем булуын белеп, бүгенге ярминкәгә “Ак тау” коммерция нигезендә булмаган оешма вәкиле Александр Стовбчатый та килеп, олыкүллеләргә рәхмәтен белдерде һәм инициатив төркемнең башлангычын хуплап, киләчәктә бу мөһим эшне башкаруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Александр Александрович билгеләвенчә, биредә "Безнең патриот" волонтерлар штабының бүлекчәсе дә ачылачак. Шулай итеп, мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итәргә теләүчеләр мондагы пунктка мөрәҗәгать итә алачак.
Ә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр бик күп. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дигән девиз астында эшлиләр кырмыскалылылар. Бүгенге ярминкә дә киң колач алды. Чараны ачып, авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов әлеге хәйрия акциясендә катнашучыларның һәммәсенә чиксез рәхмәтләрен җиткерде һәм мобилизацияләнгән ир-егетләрнең якыннарына республика Башлыгы Радий Хәбировның хатларын тапшырды.
Изге эшкә олысы-кечесе кушылды. Мәктәп укучылары да зур өлеш кертә. Һәр сыйныф ярдәм акциясен үзенчә оештырган. 2 “Б” сыйныфының ата-аналар комитеты рәисе Алсу Сөләйманова билгеләвенчә, Илдәге хәл-вакыйгаларны аңлап, һәркем үз өлешен кертергә, ничек тә булса ярдәм итәргә тели. Солдатларга кирәк-яраклар алудан тыш, посылка тартмаларына балалар үзләренең рәсемнәрен һәм җылы эчтәлекле хатларын да язып салганнар. Аңа өстәп, ярминкәдә өйләреннән алып килгән яшелчә-җимеш, тәмле ризыклар, кул эшләре белән сату иттеләр. Җыелган акчаны мәйдан уртасындагы өстәлдә торган махсус тартмага илтеп сала бардылар.
“Ак инәйләр” клубы, авыл биләмәсенең хатын-кызлар советы әгъзалары, эшкуалар һәм авыл халкы - һәрберсе үзенең өлешен кертте. Гөлназ һәм Радик Кәримовлар үзләре җитештергә бал һәм кайнар чәй белән сату итте. “Яшьлек” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Владлен Курунов эшкуар Владимир Гончаров һәм ЛДПР партиясенең урындагы бүлекчәсе бүлгән акчага зур казанда пылау пешерде. Әйткәндәй, аның белән бушлай сыйланырга мөмкин булса да, бу чарага һәркем изге максат белән килгән иде бит.
Ярминкә күркәм үтте, чөнки җыелучыларның һәммәсен дә изге ният һәм зур бер теләк берләштерә: барлык солдатларыбыз тиз арада исән-имин әйләнеп кайтсын һәм дөньяда тынычлык, иминлек тантана итсен!
Фото: Эльвира Ямалетдинова.