+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2022, 14:22

Нинди ул Шәйморатов һәйкәле?

Бүген Уфаның Совет мәйданында легендар комдивка, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу чарасы булды.

Нинди ул Шәйморатов һәйкәле?
Нинди ул Шәйморатов һәйкәле?
Легендар Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Минегали Шәйморатовка һәйкәл республика җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән куелды.

Һәйкәл Русия Федерациясенең халык рәссамы Салават Щербаков белән Башкортстан Республикасының атказанган архитекторы Константин Донгузовның уртак проекты буенча төзелгән монументаль ансамбльнең үзәге булып тора.

Ике яктан, постаментны колачлаган колонна дошман алдында халыкның берләшүен символлаштыра.

Миңнегали Шәйморатов кавалерия һөҗүменең киеренке мизгелендә күрсәтелгән. Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның героик шәхесендә башкорт халкының иң яхшы сыйфатларының тарихи эзлеклелеге гәүдәләнеп, бу скульптура композициясендә чагылыш таба, анда һәр элемент уйланылган һәм символик мәгънәгә ия. Постамент фасадында Русия Герое Йолдызы белән беркетелгән геральдик калкан урнаштырылган. Анда: «Русия Федерациясе Герое генерал-майор Минегали Шәйморатовка» дип язылган.

Постаментның ике ягында Шәйморатов, аның тарихи тамырлары һәм хезмәттәшләре – башкорт сугышчыларының иң яхшы вәкилләре турында сөйләүче рельефлар урнаштырылган, Төркиядә һәм Кытайда хәрби атташе булып хезмәт иткән, инглиз, кытай, татар, уйгур һәм казах телләрен яхшы белгән разведчик һәм дипломатның тормышыннан күренешләр сурәтләнгән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: