+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2022, 11:00

13 яшьлек кыз бертуганнарын коткарган

Башкортстанда 9 балалы ана яшәгән йортта янгын чыккан.

13 яшьлек кыз бертуганнарын коткарган13 яшьлек кыз бертуганнарын коткарган
13 яшьлек кыз бертуганнарын коткарган

Стәрлетамак шәһәренең Шахтау бистәсендә 13 яшьлек кыз янган йорттан дүрт энесен һәм сеңелләрен алып чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.


Ведомство мәгълүматлары буенча, бүген агач торак йортта көндезге берләр тирәсендә янгын чыга. Билгеле булуынча, биредә 9 балалы ана яшәгән.
Балаларны дәваханәгә алып килгәннәр — аларның икесен дәваханәгә салганнар. МЧС белдерүенчә, янгын вакытында һәлак булучылар юк.


"Сәбәпләр һәм шартлар билгеләнә, урында янгын лабораториясе эксперты һәм МЧС дознавателе эшли. Балаларны урнаштыру мәсьәләсе карала", - дип белдерәләр төбәкнең ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: МЧС

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас