

Кичә, 11нче октябрь көнне, Кырмыскалы районында җитди авария булган. Бу хакта Башкортстан ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте Олыкүл – Кабаково - Суык-Чишмә юлының 24нче чакрымында булган. 32 яшьлек кеше борылышта машинасы белән идарә итә алмыйча кюветка чыгып очкан.
Шофер һәм аның 29 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган, аларны дәваханәгә салганнар.
Әлеге вакытта химик-токсикологик экспертиза билгеләнгән, хәлләр ачыклана.
Фото: Горобзор.ру