Стәрлетамакта коткаручылар ике пенсионер хатынга ярдәмгә килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Ике 75 яшьлек хатын-кыз электричкага утырып урманга гөмбәгә барган. Алар станцияләрнең берсендә төшкән. "Цивилизация"дән 3 чакрымга китеп, адашканнар.
Пенсионерларга ярдәмгә Кумертаудан гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре, шулай ук «Отклик» эзләү-коткару отряды волонтерлары килгән. Бәхеткә, ике хатын-кыз да сау-сәламәт килеш табылган.
Фото: bash.news