

Дәваханәнең баш табибы Илдар Хәмитов социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, кабул итү бүлмәсенең дежур фельдшеры Людмила Матвеева ашыгыч рәвештә хирургия бригадасын чакырткан. Докторлар Радик Салихов, Илдар Моратов һәм Вадим Әлмөхәммәтов операция ясаганнар һәм, сулыш юлларының тергезеп, уенчыкны алганнар.
Баш табиб Филүзә Абдулованы ярдәмчеллеге өчен аерым билгеләп үтте, ул әни кешегә бала белән дәвалау учреждениесенә барып җитәргә ярдәм иткән. Юлда югалып калган хатынны күреп ала да, ярдәм итә.
"Уенчыкларны яшь буенча файдалану тәкъдимнәре бөтен дөньяда юкка гына уйлап чыгарылмаган, кызганычка каршы, кайчак фаҗигале тәҗрибәне исәпкә алып. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, - диде Илдар Хәмитов.
Фото: bashinform.ru