+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
14 октябрь 2022, 06:55
Башкортстаннан 7 тәҗрибә Русия төбәкләрендә таратылачак
Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) белән берлектә төбәкләрдә тарату өчен тәҗрибә исемлеген формалаштырды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча әлеге исемлеккә 82 карар кертелгән. Алар барысы да АСИ "Смартека" платформасында урнаштырылган. Бу исемлеккә Башкортстаннан 7 тәҗрибә кертелгән.
Башкортстаннан 7 тәҗрибә Русия төбәкләрендә таратылачак
- Республика үз эшләнмәләре белән уртаклашу өчен «Смартека» ресурсын актив файдалана. Хәзерге вакытта бу платформада безнең экспертлар авторлыгының 45 практикасы бар. Хупланган тәҗрибәләр саны буенча Башкортстан лидерларның берсе булуга карамастан, без ирешелгәннәрдә тукталып калмыйбыз. Даими нигездә төбәк ведомствоара комиссия практик сайлап алуны, тавыш бирүне, җентекләп тикшерүне, файдалы һәм нәтиҗәлелекне ачыклауны гамәлгә ашыра. Без һәрвакыт хезмәттәшләребезгә ярдәм итәргә һәм үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга, шулай ук башка кызыклы идеяләрне үзләштерергә әзер, - дип шәрехләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Русиянең башка төбәкләрендә тиражлашуга тәкъдим ителгән Башкортостан Республикасыннан «Смартека» платформасындагы тәҗрибәләр исемлегенә «Сәламәтлек саклау», «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Авыл хуҗалыгы», «Транспорт» юнәлешләре буенча проектлар керде.
Әлеге тәҗрибәләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметүгә, паллиатив пациентларга хоспистан тыш рәвештә ярдәм итүгә, су басу торышын мониторинглау һәм фаразлау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Төбәктә эшләнгән тәҗрибәләрнең тулы исемлеге белән сайтта
https://smarteka.com/regions/2?tab=mentor
танышырга мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"