Салават шәһәренең Островский урамы, 59 адресы буенча урнашкан йорт ихатасыннан чыгу юлында асфальт булмавы турында биредә яшәүче ханым социаль челтәрләрдә язган.
Башкортстан ЦУРы бу хәлне контрольгә алган, эшкә Салават шәһәре хакимияте кушылган. Ачыклануынча, “Башкортстан ихаталары” программасы буенча төзекләндерү эшләре җәй буе барган икән. Эшләр билгеләнгән график буенча башкарылган, контрактка ярашлы, эш октябрь ахырына кадәр тәмамланырга тиеш булган. 25 сентябрьдә әлеге йорт ихатасыннан чыгу юлына асфальт салганнар.
Тагын бер мөрәҗәгать Уфадан килгән. Бер кеше социаль челтәрләрдә Гастелло юлүткәргече районында трамвай кичүендә асфальт өслеген тергезү зарурлыгы турында белдергән. Бу урында машинада үтүе авыр. Калинин районы хакимиятендә трамвай юлларына ремонт ясала, дип җавап биргәннәр. Рельсларны алыштырганнар инде, хәзер асфальт өслеген тергезү эшләре бара. Октябрь башында, ниһаять, трамвай кичүендә юл ремонты тәмамланган.
Октябрьскийда автомобиль хәрәкәте киеренке булган урамнар чаты янәшәсендә ял паркына һәм балалар мәгариф учреждениеләренә керү юлы урнашкан. Әмма биредә “Җәяүлеләр кичүе” билгесе дә куелмаган, тиешле тамга да салынмаган. Әлеге шәһәрдә яшәүче берәү Салават-Батыр һәм Островский урамнары киселешендә дә шундый ук хәл турында социаль челтәрләрдә язган. Бу хәбәрне Башкортстанның ЦУР системалары июнь урталарында теркәгән.
Мондый сораулар Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча ведомствоара комиссиядә карауны таләп итә, шуңа күрә мәсьәләне хәл итү бераз сузылган. Әмма Октябрьский шәһәре хакимияте һәм Башкортстанга идарә итү үзәге командалары юл чаты турында онытмаган: мәсьәләне контрольдә тоткан. Ике мәсьәлә буенча да: “Җәяүлеләр кичүе” билгесен кую һәм Салават-Батыр һәм Островский урамнары киселешендә җәяүлеләр өчен тамга ясау — уңай карар 29 июльдә кабул ителгән. Ә сентябрь азагында мәсьәләне хәл иткәннәр: билге куйганнар һәм тамга ясаганнар.
Июль башында ук Уфаның Затон бистәсендә яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә Заһитов урамында тукталыш пункты булдыру турында үтенеч бастырган. Башкортстанның ЦУР системалары мөрәҗәгатьне теркәгән һәм Ленин районы хакимияте белән бәйләнешкә кергән. Мөрәҗәгать итүчегә болай җавап биргәннәр: башта булачак тукталыш пунктын җәмәгать транспорты тукталышлары исемлегенә кертү процедурасы көтелә. Ә реестр расланганнан соң, әлеге карар нигезендә тукталыш урынын сайлаячаклар.
Сентябрь башында тукталыш павильоны урыны билгеләнгән: ул Миловская урамы, 16 адресы буенча урнашачак. Мәйданчыкны асфальтлау эшләре башланган. Ә 15 сентябрьдә Уфаның Ленин районы хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре тукталыш павильонын эшләп тә куйган.
Уфада Халтурин урамы буенча 57нче йорт подвалында җылылык торбасыннан су агып ятуы турында хәбәрне Башкортстанның ЦУР системалары 8 октябрьдә кичен терки. Ул шунда ук эшкә алынган. Проблеманы хәл итүгә башкаланың Совет районы хакимияте хезмәткәрләре дә кушылган. Төн булуга карамастан, урынга авария бригадасы чыккан. 9 октябрьгә су агу туктатылган. Совет районы хакимияте белгечләре мөрәҗәгать итүчегә җавап биргән. Нәтиҗәләр турында вакытында хәбәр итү дә бик мөһим.
Шунысы да билгеле булсын: Совет районында яшәүчеләр мондый хәлләрдә 225-02-40, 200-23-36 телефоннары буенча районның авария-диспетчерлык хезмәтенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. Өстәп шуны әйтәсе килә: гомумән республика буенча алганда, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү квитанцияләрендә һәр күпфатирлы йортның идарәче компанияләре номерлары бар. Беренче чиратта анда шалтыратырга кирәк. Халык үз мөрәҗәгатьләрен социаль челтәрләрдә генә калдырмый.
Менә “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасы аша проблемаларны чишәргә ярдәм итүнең бер мисалы. Фотода — Уфаның Менделеев урамындагы 215нче йортның икенче подъездының ремонтка кадәр һәм аннан соң булган баскычы. Баскычны төзекләндерергә кирәклеге турында йортта яшәүчеләрнең берсе Кире элемтә платформасына язган. Октябрь районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Торак хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре бу урынга килеп, участокны тикшергән. Ә аннан соң баскычны ремонтлаган. Кире элемтә платформасының ничек эшләвен исегезгә төшерәбез. Мөрәҗәгатьне “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша калдырырга мөмкин. Моннан тыш, махсус виджетлар Башкортстан шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре, министрлыклары һәм ведомстволары сайтларында да урнаштырылган. Резеда ГАЛИКӘЕВА.