+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2022, 06:45

Комиссиянең яңа әгъзаларына мандатлар тапшырылды

Уфада Башкортстан Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең (ОНК) яңа сайланган әгъзаларына мандатлар тапшырылды.

13 октябрьдә чараны төбәкнең Иҗтимагый палатасы рәисе Азамат Янбирдин үткәрде. ОНКның яңа составы илнең 43 төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда, 27 сентябрьдә формалашкан.

Сайлап алу түбәндәгечә үтте: теләгән һәркем билгеләнгән документларны җибәрде, кабул итү вакыты тәмамлангач, Русия Иҗтимагый палатасы советы иң лаеклы кандидатларны сайлый башлады.

Сайлау нәтиҗәсендә комиссия 60 проценттан артыграк яңартылды. Вәкаләтләр вакыты - өч ел.

Комиссия составында танылган җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Олег Галин җитәкчелегендә сыналган 18 кеше эшләячәк. Табибларга һәм юристларга өстенлек бирелә. Алар мәҗбүри тоту урыннарында гражданнарның медицина һәм башка хокукларын үтәүгә контрольне көчәйтә алачак.

6 октябрьдә Уфада комиссиянең яңа составының беренче утырышы узды. Шулай ук составка үзен яхшы яктан күрсәткән иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дин әһелләре керде. Мандатларны бүләкләү тантанасында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, төбәк Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Лида Исаргакова, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина һәм башкалар катнаштылар.

Чарада катнашучылар мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итү һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнарны ресоциальләштерүдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

"ОНКның яңа составына сайланган 18 кеше дәүләт хакимияте органнарында, хокук саклау органнарында җитди тикшерү узды. Конкуренция процедурасы үтте. Хәзер аларга 3 ел дәвамында республиканың мәҗбүри тоту урыннарында хокукларны яклау һәм саклау ышанып тапшырылган. Ышанам ки, сезнең һәрберегез аңлы рәвештә, йөрәге кушуы буенча комиссия әгъзасы булырга карар иткәндер. Комиссия составын анализлап, сез дәүләт йөкләгән бурычларны сыйфатлы һәм профессиональ рәвештә үти алырсыз дип әйтергә була», - диде Ирек Сәгыйтов.

Ул шулай ук ассызыклаганча, чираттагы мәртәбә комиссия җитәкчесе итеп сайланган Олег Галин бай тәҗрибәгә ия, шуңа күрә ОНКның яңа әгъзаларын тиз арада әлеге эшчәнлекнең барлык нечкәлекләренә өйрәтә һәм аларның гамәлләре белән дөрес җитәкчелек итә алачак.

Сәламләү ахырында Премьер-министр урынбасары комиссия составына объективлык һәм гаделлек, команда рухы, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар теләде.

Республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Азамат Янбирдин: "Әгәр дә ОНКның берәр эше килеп чыкмаса, Иҗтимагый палата һәрчак җилкәсен куярга, ярдәм итәргә, запрослар җибәрергә әзер", - дип белдерде.

Комиссиянең яңа әгъзаларына мандатар тапшырылды
Комиссиянең яңа әгъзаларына мандатар тапшырылды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас