+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 октябрь 2022, 05:45

Ни өчен фатирларда җылы түгел?

Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова БСТ каналындагы брифинг барышында 1/8 буенча түләү системасы турында сөйләде.

- Сентябрьдә, хәтта айның соңгы көннәрендә җылы бирелгән очракта да, түләү тулы ай өчен алына һәм киләсе елның апрель аена кадәр тигез өлешләрдә исәпләнә. Җылыту сезоны октябрьдә башланса, халык бу хезмәтләр өчен октябрьдән майга кадәр түли. Бу җылылык өчен прибор булмаган йортларга кагыла.

Элек 1/12 булган, әмма 2019 елдан бу сумманы 1/8гә күчергәннәр, - дип аңлатты министр вазыйфаларын башкаручы.

Моннан тыш, БСТ телеканалы студиясендә ни өчен йорт җылытылганда да кайбер фатирларда җылылык булмавы турында фикер алыштылар. – Мондый хәл җылыту түбән булган йортларда килеп чыга, бу үзәк җылыту системасын җайга салу өчен өске каттагы фатирларга кереп, системадан һава пробкаларын чыгарырга кирәклеген аңлата, - диде Ирина Голованова.

Ни өчен фатирларда җылы түгел?
Ни өчен фатирларда җылы түгел?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас